Алабуга районында Ленинград блокадасыннан азат ителүгә багышланган күрсәтүләр уза

23 нче гыйнварда «Иллюзион» кинотеатрында Ленинград блокадасыннан азат ителүнең 75 еллыгына багышланган «Зимнее утро» нәфис фильмы күрсәтүләре башланып китте.

Премьерада мәктәп укучылары булды. Сеанс башланыр алдыннан, укучыларга Бөек Ватан сугышы тарихы буенча экскурсия уздырдылар. Яшь буынга аларның бабалары кылган батырлыкларның мөһимлеге хакында тагын мәртәбә искәрттеләр.

«Зимнее утро» фильмы 75 ел элек булган вакыйгаларны бик якыннан сурәтләде. Лента язучы Тамара Цинбергның «Җиденче симфония» повесте буенча төшерелгән. Вакыйгалар блокадалы Ленинградта бара. Катя исемле кыз шартлау вакытында кечкенә малай табып ала һәм аны Серёжа дип атый. Алга таба кыз кечкенә малайны тәрбияли башлый. Яралыларга ярдәм итү йөзеннән, Катя хәрби госпитальдә дә көч куя. Ул анда яралы хәрби – капитан Воронов белән таныша. Хәрби үзенең гаиләсе – хатыны һәм кечкенә улы сугыш башында үлгән дип ышанып яши. Фильм ахырында Воронов кечкенә малай Серёжаның әтисе булып чыга, ә аның чын исеме Дима була икән: «Дима - Митрий - Дмитрий хитрый» дип шаяртырга ярата аның әтисе. Ахырдан Воронов Катяны үзенә кызлыкка ала...

Балалар фильмнан көчле тәэсиргә калды. Кино сеанслары 29 нчы гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз