«Без – 41 яшь балалары» фильмын төшерү Арча һәм Яшел Үзән районнарында дәвам итәчәк

«Без – 41 яшь балалары» фильмы өстендә эш 26 июльдә Арча районында дәвам итәчәк. Мөхәммәт Мәһдиевның әсәрендә язылган кайбер сәхнәләр язучының ватаны – Гөберчәк авылында, шулай ук Үрнәк авылында бүгенге көнгә кадәр сакланып калган Арча педагогика училищесы биналарында төшереләчәк. Арча районында фильмның иҗат төркеме 6 көн эшләячәк, шуннан соң Яшел Үзән районына юл тотачаклар.

Кастинг-директор, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов сүзләренә караганда, кинотасманың актерлар составы җентекләп сайланган, кастинг ике турда узган. Фильмда танылган театр актерларын һәм татар эстрадасы артистларын – Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллинны һәм Илфат Камалиевны, Татарстанның атказанган артистлары Илтөзәр Мөхәммәтгалиевны, Рөстәм Гайзуллинны, Айгөл Бариеваны һәм Илүсә Хуҗинаны, танылган алып баручы, эстрада артисты Зөлфәт Зиннуровны күрәчәкбез. Төп рольләрне Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актерлары башкарачак. Шулай ук театр училищесының дүртенче курс студентларын да күреп булачак.

«Без Татарстан кинематографына мөмкин кадәр күбрәк яңа йөзләрне җәлеп итүгә басым ясыйбыз. Максатыбыз – яшь һәм талантлы актерларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирү», - ди картинаның продюсеры һәм «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.

Әлеге актерлардан тыш, фильмда республиканың ике районында яшәүчеләр дә катнашачак. Арча районында клубтагы концерт өлешендә һәм Яшел Үзән районы Мамадыш-Әкил авылындагы училищеда дәресләр сәхнәләрендә авыл халкы төшәчәк.

«Әсәрнең зур өлеше сценарийга күчерелде, идеясе, эчтәлеге максималь рәвештә сакланып калды. Кайбер сәхнәләрдән баш тартырга туры килсә, кайберләрен чикләнгән бюджетка җайлаштырасы булды», - дип билгеләп үтте фильмның режиссеры Әмир Галиәскәров.

Фильм өстендә эшкә Мөхәммәт Мәһдиевнең балалары да җәлеп ителгән. Алар өчен әтиләренең мирасын саклап калу аеруча мөһим.

Иҗат төркеме билгеләвенчә, ГАЗ-51 автомобильләрен торгызып, эш хәленә китергән энтузиастлар белән танышу – алар өчен зур табыш. «Без – 41 яшь балалары» фильмында үз хуҗаларына 50 елдан артык хезмәт итүче уникаль транспорт чаралары тәкъдим ителәчәк.

Кинотасма Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014 - 2022 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төшерелә.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз