«БЕЗНЕҢ НӘСЕЛДӘ БӨТЕНЕСЕ ЕЛАК»...

Татарстан киносы көннәре дәвам итә. Тамашачылар фильмнар карау белән беррәттән, «Кино+музыка» проекты кысаларында, яраткан артистлары белән дә күрешеп аралаша, үзләрен кызыксындырган сорауларны җиткерә ала. Шундый очрашуларның берсе Татарстанның атказанган артисты, җырчы Зөлфия Вәлиева белән узды.⁣⁣⠀

⁣⁣⠀

Эчкерсез, гади, ихлас - Зөлфия Вәлиеваны тамашачысы нәкъ әнә шундый итеп белә. Артист үзе дә әлеге сүзләр белән килешә һәм өстәп куя: «Елак та әле мин. Безнең нәселдә әбием дә, әнием дә елаклар. Бөтенебез елак». Күңеле чиста кешеләр генә юк-бардан да елап китә, диләр. Зөлфия Вәлиева әнә шундыйлардан.⁣⁣⠀

⁣⁣⠀

Тамашачысы аны спектакльләрдәге күп санлы рольләре белән беррәттән «Язмышлардан узмыш юк икән», «Бәхетлеме син?», «Өч аяклы ат», «Кире», «Әпипә» фильмнары аша, «ЗөЛәйЛә» триосы аша танып белә. ⁣⁣⠀

⁣⁣⠀

«Тормышта мондый көннәр күп булмый. Мин спектальләр белән театрда чыгыш ясыйм, кинода төшәм дә, телевизор аша күренәм. Ә бүген Сезнең белән - тамашачым белән күзгә-күз күрештек, барысын ачыктан-ачык, тормышымда ничек бар - шулай сөйләячәкмен. Хәтта кайбер серләрне дә ачармын»,- дип башлады сүзен Зөлфия Вәлиева. ⁣⁣⠀

⁣⁣⠀

Иҗади очрашу барышында ул, сүзендә торып, тамашачылар белми калган,күңелен борчуга салган мизгелләр белән уртаклашты, фильмнарда яңгыраган җырларын фортепианода уйнап башкарды һәм рольләре турында сөйләде. ⁣⁣⠀

⁣⁣⠀

«Яңа ел киче. Ирем Тәлгать белән салат турыйбыз. «Бәхетлеме син?» фильмы башланды, мин сөяркә ролендә. Экранга карарга да куркам. Тәлгать экранга ике тапкыр күтәрелеп карады да, өйдән чыгып китте»,- дип үзенең тискәре ролен искә алды артист. Ул чактагы уйларын, борчылуларын сөйләде, хатирәләргә бирелеп, елап җибәрде, аның белән бергә тамашачысы да елады.⁣⁣⠀

⁣⁣⠀

«Бүген минем тамашачым килгән. Мине хөрмәт итеп, иҗатымны яратып килгән. Рәхмәт Сезгә!»- дип саубуллашты Зөлфия Вәлиева һәм мондый очрашуларның кадерле булуын искәртте. ⁣⁣⠀

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз