Буа районында «Үксезләр» фильмы авторлары белән очрашу узды

19 нчы гыйнварда Буа күңел ачу үзәгендә шагыйрә, язучы, продюсер, «Үксезләр» повесте авторы Равилә Шәйдуллина-Морат белән иҗади очрашу узды. Шулай ук чарада бер исемдәге повесть буенча төшерелгән фильмның режиссёры Нурания Җамали, баш рольләрне башкаручылар Әлфинур Хисами белән Миләүшә Сәләхетдинова да катнаштылар.

Очрашу барышында тамашачылар «Үксезләр» фильмын карый алды. Сурәттә күрсәтелгән барлык вакыйгалар Буа районында бара, шуңа күрә иҗади очрашу буалыларда көчле кызыксыну уятты.

«Үксезләр» фильмы хыянәт һәм кырыслык белән очрашып, үз өеннән качкан ятим кыз бала тарихын сурәтли. Кыз эт оясында яши башлый. Аның белән ташланган эт баласы көн күрә...

Һәрбер катнашучы чарадан соң үзен кызыксындырган сорауларны фильм төшерүчеләргә бирә алды.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз