Иран киносы көннәренә рәхим итегез!

25-30 сентябрьдә Казанда Иран киносы көннәре узачак. «Мир» кинотеатрында халыкара кино фестивальләрендә лауреат булган фильмнар күрсәтелә. Аларның күбесе Казанның мөселман киносы фестивалендә тәкъдим ителде.

25 сентябрьдә күрсәтеләчәк «Фәридәне табарга» фильмы (режиссерлары — Азад Муссави, Куруш Атаи) Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманлылык» бүләгенә ия булды. Анда 1976 елда, 6 айлык вакытта, Иранда ташлап калдырылган Фәридә исемле кыз язмышы сурәтләнә. Аны голландияле пар кызлыкка ала һәм балигълык яшенә җитү белән туган ягына алып кайтырга сүз бирә, ләкин сүзләрендә тормый. Фәридә үзе генә туган ягына якыннары эзләргә, илнең мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән танышырга кайта.

26 сентябрьдә «Пастарони» фильмын карарга мөмкин. Сюжетның үзәгендә милли иран кухнясы нигезләнгән ресторан белән итальян рестораны арасында Тегеранда иң яхшы ресторан булу өчен көрәш сурәтләнә.

27 сентябрьдә күрсәтеләчәк  «Чәчләр» фильмында каратэ буенча Иранның милли командасыннан Германиядәге чемпионатка чакырылган кызлар язмышы. Хыялларына ирешеп, дөнья чемпионнары булу өчен, аларга төрле сынаулар аша узарга туры килә.

28 сентябрьдә тамашачылар игътибарына авыл мәктәбе язмышы өчен көрәшүче укытучы язмышы сурәтләнгән «Кыргый Джонкилс» фильмы тәкъдим ителә.

29 сентябрьдә күрсәтеләчәк «Келиле һәм Демне» фильмы джунглида ау вакытында зыян күргән ике яшь шакал  турында.

Иран киносы көннәрен 30 сентябрьдә «21 көн узгач» фильмы йомгаклаячак. Сюжетның үзәгендә - әтисенең чынга ашмаган хыялын тормышка ашырырга теләүче Мортеза исемле малай, яшь режиссер. Максаты – поездларны туктатырга сәләтле кеше турында кыскаметрлы фильм төшерү. Тик максатына ирешер өчен аңа күп авырлыклар белән очрашырга туры киләчәк.

1r7UBFuLarQ.jpg

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз