«Көлке күп булмый!»

Казанның Аксёнов скверына тамашачылар яратып өлгергән «Киносреда» проекты әйләнеп кайта. Җәйге вакытта урам кинотеатрында илебез һәм чит ил җитештерүчеләренең иң яхшы комедияләре трансляцияләнәчәк. 

Бу чәршәмбе, 29 май, 20.30 сәгатьтә В. Аксёнов исемендәге скверда 2019 нчы елгы «Киносреда» проекты барлык өлкәннәргә, урта буынга һәм заманча яшьләргә Александр Игудинның «Җәйнең бер көне» (2018) лирик комедиясен тәкъдим итә. 

Фильмның сюжеты күптән түгел генә провинциаль шәһәрдән килгән кыз тормышы тирәсендә тупланган. Хәзер ул - Мәскәү кызы Катя һәм аның көннәре танылган шәхесләр белән бергә бер селфи бакарусыз узмый. Теләсә нинди интрига хакына лайк, теләсә нинди батырлык исеменә - «Йолдызлы инстаграм». Тик таныш булмаган кешегә йөкләмәне үтәү аның планнарын җимереп кенә калмый, ә бары тик бер көн эчендә аның тормышка карашын тамырдан үзгәртә. 

«Татаркино» дәүләт учреждениесе тарафыннан оештырылган «Киносреда» урам кино күрсәтү циклы тамашачыларны инде дүртенче ел рәттән сөендерә. Шушы еллар эчендә проект популяр булды һәм җәйге кинотеатр кысаларыннан бик тиз үсеп чыкты. Бүген «Киносреда» - ул Татарстан кинотеатрларында һәм кинозалларында ел саен үткәрелә торган кино күрсәтүләр. Ә Казанда «Киносреда» җәй дәвамында Аксенов сквёры мәйданчыгында традицион коммерцияле булмаган картиналар күрсәтүдән гыйбарәт. 

Сезне «Киносреда» проекты күрсәтүләренә чакырып калабыз!

Рәхим итегез! 

16+

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз