Казан Халыкара мөселман киносы фестивале - 2018 Russian Event Awards милли бүләге иясе булып танылды

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале көнкүреш сәяхәт буенча Russian Event Awards Милли бүләге иясе булып танылды. Бөтенрәсәй этабында фестиваль “Иң яхшы этномәдәни вакыйга” номинациясенә тәкъдим ителде. 

24-27 нче октябрь көннәрендә Түбән Новгород шәһәрендә Милли премия өлкәсендә Russian Event Awards 2018 көнкүреш сәяхәте бүләген тапшыру тантанасы узды. 

Бәйгедә фетсивальнең башкарма җитәкчесе Миләүшә Айтуганова быелгы фестивальнең проектын тәкъдим итте, шулай ук юбилей фестиваленең яңалыклары хакында сөйләп узды. Үз номинациясендә мөселман киносы фестивале бөтен Рәсәйдән уннан артык катнашучы белән көч алышты. 

Быел Russian Event Awards бүләге өчен көрәшкә илнең 60 төбәгеннән барлыгы 578 проект җибәрелгән. 

Барлык федераль төбәкләр өчен төбәкара бәйге уздырылган, ә аларның финаллары түбәндәге вакытларга билгеләнгән: 
- 16-18 нче сентябрьдә Иркутск шәһәрендә (Себер һәм Ерак Көнчыгыш федераль төбәкләре); 
- 26-27 нче сентябрьдә Чабаксар шәһәрендә (Идел буе һәм Урал федераль төбәкләре), мөселман киносы фестивале әлеге бәйге аша Бөтенрәсәй финалына юллама алды. 
- 12-13 нче октябрьдә Тамбов шәһәрендә (Төньяк Кавказ, Көньяк, Үзәк һәм Төньяк-Көнбатыш федераль төбәкләр). 

Татарстан Республикасыннан әлегә бәйгедә катнашу өчен барлыгы 50дән артык гариза теркәлгән булган, алар арасыннан унбере бүләккә лаек дип табылган. Әлеге уңыш 2018 нче елгы бәйгедә Татарстанны иң күпләп катнашучы һәм иң күп бүләкләр яулаган төбәк итеп таныткан. 

2018 нче елда Казан Халыкара мөселман киносы фестивале үз уздырылу дәверендә иң зур киңлекләргә чыкты: беренче мәртәбә фестивальдә барлыгы дөньяның 56 иленнән 967 гариза кабул ителде; беренче мәртәбә Халыкара кино фестивальләре җитәкчеләре Форумы уздырылды; беренче мәртәбә кино фестивален Голливуд делегациясе бәяләп китте. Югарыда санап үтелгән казанышлар фестивальнең бурычларын ачып бирә, аларны таныттыра, Ислам дине һәм мөселманнар хакында Рәсәй һәм дөнья киңлегендә дөрес күзаллау барлыкка китерә.
Пресс-релиз
30 Октября 2018
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз