Казан мөселман киносы фестивале Festival Forum-2019 бәйгесендә ике бүләк отты

Мәскәү каласында шушы көннәрдә фестиваль индустриясен үстерүгә багышланган III Халыкара «Festival Forum-2019» бизнес-җыены тәмамланды. Казан Халыкара мөселман киносы фестивале әлеге җыенда ике бүләк отуга иреште. Шунысын да өстәргә кирәк, бәйге программасында барлыгы 40 Рәсәй фестивале катнашты.

Казан фестивале онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Кулланучылар фикере буенча иң яхшы фестиваль» номинациясендә икенче урынга лаек дип табылды.

Оештыручылар әлеге бүләк өчен төп көрәшнең ике фестиваль – Казан һәм «Свет миру» Халыкара яшьләр фестивальләре арасында барганлыгын белдерделәр. Яшьләр фестивале тавыш бирүдә зур булмаган аерма белән Казан фестивален уза алды.

Тагын да кызу көрәш Festival Forum барышында «Иң яхшы кино фестивале» номинациясендә күзәтелде. Монда Казан фестиваленнән тыш, «Горький fest» (Түбән Новгород), «Кыргызстан - страна короткометражных фильмов»  (Бишкәк, Кыргызстан), СНГ, Балтия һәм Грузия илләренең Халыкара кино фестивале, «ДОКер» Халыкара документаль кино фестивале (Мәскәү), Халыкара «DetectiveFEST» детектив фильмнар кино фестивале (Мәскәү), «От всей души» кино фестивале (Ульян каласы), «Свет миру» яшьләр фестивале (Рыбинск) һәм «Человеческое кино» экран мәдәнияте Халыкара фестивале кебек көндәшләр катнашты.

Кино фестивален Festival Forum белгечләре бәяләде: Рәсәй галиме, кинематография һәм мәдәният өлкәсендә белгеч, Рәсәй кинематография берләшмәсе сәркатибе, Кино фонды белгечләр берләшмәсе әгъзасы, РФ мәдәният министрлыгының авторлык һәм сынау фильмнары белгечләр берләшмәсе әгъзасы Олег Иванов, фильмнарны кино фестивальләренә уздыру өлкәсендә белгеч, Festagent оешмасы җитәкчесе Иван Золотухин һәм Рәсәй кинематография берләшмәсенең Яшьләр үзәге башкарма җитәкчесе, продюсер Дмитрий Якунин.

Белгечләр Казан фестиваленең югары әзерлек дәрәҗәсен билгеләп уздылар. «Бездә кино фестивале оештыручыларына «халыкара» тамгасы буенча еш кына сорауларыбыз туа. Казан фестиваленең исә әлеге сорау белән бер борчуы да юк, чөнки бу фестивальдә без Рәсәйдә тагын беркайда да карап булмый торган ил кинолары белән танышу мөмкинлегенә ия. Фестиваль мәртәбәле кино белгечләре белән мөнәсәбәтләрне җайларга өлгерде. Шулай ук сайлап алу комиссиясен дә билгеләп уза алам: анда Сергей Лаврентьев булу гына да ни тора, чөнки аны, миңа калса, бар дөньяда беләләр», - дип билгеләде Олег Иванов.

Нәтиҗәдә Казан Халыкара мөселман киносы фестивале илнең иң яхшы кино җыенннары арасында, «Горький fest» һәм «ДОКер» фестивальләренә генә оттырып, 3 нче урынга лаек дип табылды.

Кино фестивальләре түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләнделәр: кино фестивалендә бәйге эшләре саны, бурычы һәм иҗтимагый җаваплылыгы, узган ел белән чагыштырма үсеше, иганәчелек өлкәсендә җәлеп итү сәләте, мәйданнар саны һәм сыйфаты, гаммәви матбугат чаралары кызыксынуы.

Искәртеп узыйк, Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең җыен тарихы 2018 нче елда башланды. Моның ише бәйгеләрдә катнашу фестивальгә яңа дәрәҗәгә күтәрелергә мөмкинлек бирә: алар Казан фестивале өчен эре халыкара һәм Рәсәй проектлары, аларны оештыручылар арасында алга китү өлкәсендә яңа юллар ача, отышлы хезмәттәшлек һәм иганәчелек мөнәсәбәтләре төзүгә тотрыклы җирлек төзи.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз