Казанда Иран киносы көннәре тәмамланды

25-30 сентябрьдә Казанда Иран киносы көннәре узды. «Мир» кинотеатрында халыкара кино фестивальләрендә лауреат булган 6 фильм күрсәтелде. Аларның күбесе Казанның мөселман киносы фестивалендә тәкъдим ителгән иде.

Иран киносы көннәре кысаларында тамашачылар «Фәридәне табарга», «Пастарони», «Чәчләр», «Кыргый Джонкилс», «Калиле һәм Демне», «21 көн узгач» фильмнарын карый алды. 

Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы мәдәният министрының урынбасары Дамир Натфуллин, Иран Ислам Республикасының Казандагы Генконсулы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Махмед Рахими Годжи чыгыш ясадылар.

«Иран кинематографы милли гореф-гадәтләрне, йолаларны сурәтли белү үзенчәлеге белән һәрчак аерылып тора.  Иранда төшергән фильмнар күп тапкырлар Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә  лауреат исемен яулады. Бу исә аларның югары сыйфатлы булуын тагын бер кат раслый", - дип белдерде Дамир Натфуллин. 

«Казан Халыкара мөселман киносы фестивале Россия белән Иран арасындагы, аеруча Иран белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга күп көч кертә", - дип тамашачыларны сәламләде Махмед Рахими Годжи.

Иран киносы көннәрен 30 сентябрьдә «21 көн узгач» фильмы йомгаклады. 



Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз