Халыкара «рәхмәт» көне

11 нче гыйнварны бер арттырусыз елның иң «ихтирамлы» көне дип атарга мөмкин. Бу көнне Халыкара «рәхмәт» көне билгеләп үтелә. Яхшы гадәтләрнең мөһимлеген ачык аңласак та, рәхмәтне без аларның эчтәлегенә төшенмичә җиткерәбез.

Рәхмәт сүзләре тылсымлы сыйфатларга ия – алар аша кешеләр бер-берсенә шатлык өләшә, «рәхмәт» игътибар күрсәтергә ярдәм итә, уңай хис-кичерешләрне тапшыра. Болардан башка кеше яшәеше күңелсез һәм караңгы булыр иде, билгеле.

Рәхмәт әйтү һәр телдә үзенчәлекле. Аларның үз килеп чыгыш тарихлары бар. Бар халыкларның мәдәниятендә «рәхмәт» сүзе үзенә генә хас аерым урын били һәм халыкның мәдәни байлыгын арттыруга үзеннән зур өлеш кертә.

«Рәхмәт» әйтү көнендә «Татаркино» Татарстан киносын үстерүгә үзеннән өлеш керткән барлык укучыларга, тамашачыларга, хезмәттәшләргә «РӘХМӘТ» сүзен җиткерә. Сезгә бәхет һәм иминлек телибез! Рәхмәт!

#халыкараРәхмәтКөне

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз