Кино клубының бишенче утырышы — «Кинематография күзлегеннән буыннарның үзара аңлашу мәсьәләсе »

Чәршәмбе «Фестивальное» кинокафесында кино клубының чираттагы утырышы узачак.

Чара 10 нчы апрель 18:00 сәгатьтә уза. Бу утырышта Татарстан режиссёры Слава Кузьминның «Мать» фильмы игътибар үзәгенә алыныр дип көтелә. Картинаны кино сөючеләргә фильмның иҗади төркеме тәкъдим итәчәк. Фикер алышу өчен таяну ноктасы булып аталар һәм балалар мөнәсәбәтләре һәм кинематография ноктасында буыннарның үзара аңлашу мәсьәләсе тора.

Иҗади төркем төзелеше: «Мать» чып-чын гаилә киносы - аны бары тик 7 кеше төшергән һәм аларның күбесе туганнар.

Режиссёры һәм операторы: Слава Кузьмин — Казан мәдәният институтының театр режиссурасы бүлеген тәмамлаган. 
Баш ярдәмче: тормыш иптәше Наталия Кузьмина — мәдәният институтын шул ук белгечлек буенча тәмамлаган. 
Ут һәм тавыш буенча җаваплы: энесе Олег Лавров — кооперация институты шәкерте, I курс.

Төшерүләрдә зур ярдәме тигән кеше: бабайсы Геннадий Кузьмин — төшерү өчен төп мәйданнарны тәкъдим иткән. 

Фильм әби һәм кыз тарихын сөйли. Алар шәһәрдән читтә үзләре генә яшиләр һәм һәрберсе бәхетле булу турында хыяллана. 
Вакыйгалар үзгәрә һәм хәзер әни-кыз мөнәсәбәтләре кискенләшә башлый. Алар бер-берсенең бәхетенә киртә булырга мөмкин...


Дәвамлылыгы – 26 минут
Яшь чикләве: 18+

 

Утырышка теркәлү түбәндәге сылтама аша уздырыла:

https://tatarkino.timepad.ru/event/951490/

***
Кино клубы Татарстан Республикасы кинематографлары һәм барлык кино сөючеләр өчен аралашу мәйданчыгы буларак төзелде. Клубның төп бурычы булып, кино сәнгатен тирәннән өйрәнү тора. Утырышлар барышында, түгәрәк өстәлләр оештыру, фикер алышу, Татарстан һәм Рәсәй кино әһелләре белән очрашу һәм фильмнар карау күз уңында тотыла. Оештыручылар тамашачыларга киң даирә кино картиналары күрсәтәләр: яшь режиссёрларның кыска метражлы фильмнарыннан алып, кино осталарының әлеге сәнгать төре үрнәгенә әверелгән эшләренә кадәр.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз