Кино клубының бишенче утырышы

16 нчы апрель 17:20 сәгатьтә «Мир» кинотеатрының төп залында кино клубының чираттагы утырышы узачак.

Чара барышында зур экраннардан режиссёр Фәрит Дәүләтшинның яңа фильмын - «Инсаф» картинасын күрсәтәләр (2019). Фильмнан соң,иҗат төркеменә кызыксындырган сорауларны бирергә һәм Татарстан кинематографы үсеше турында фикер алышырга мөмкин булачак.

Фильм Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» пьесасына нигезләнеп төшерелгән. Бу картинада Бахчисарай авылында яшәүче малайның тарихы сурәтләнелә. Инсаф зур суммага лотерея ота. Әлеге хәбәр тирә-якка бик тиз таралып өлгерә. Шушы мизгелдән малайның тормыш юлы кинәттән текә борылыш ала...

Фильм дәвамлылыгы – 1 сәгать 14 минут

Режиссёры: Фәрит Дәүләтшин

Продюсеры: Наталья Топал

Куючы-оператор: Михаил Соколов

Рольләрдә: Инсаф Хидиятуллин, Гөлнара Әбитова, Фирүзә Зиннәтуллина, Илфат Камалиев, Фәнис Калимуллин.

Керү бәясе: 100 сум.

«Мир» кинотеатрының төп залы

Яшь чикләве: 12+

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз