Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» әсәре буенча фильм төшерелә башлый

12 март көнне Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,  халык язучысы  Мөхәммәт Мәһдиевның туган авылы  Гөберчәктә (Арча районы) «Без – кырык беренче ел балалары» фильмы төшерелә башлый.

Бер әсәрендә ул: «Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган», — дип яза. Дөреслектә, әлеге авыл татарга кат-кат укырлык, кабатланмас әсәрләр тудырган язучыны биргән. Фильмны Гөберчәктә төшерә башлау да юктан түгел.

«Без — кырык беренче ел балалары» автобиографик повестенда Бөек Ватан сугышы чорында балаларның педагогия көллиятендә белем алуы тасвирлана. Сугыш елларында укырга килгән гади авыл балалары бик күп авырлыкларга дучар була. Мөхәммәт Мәһдиев әсәрнең аннотация өлешен: «Безнең  балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышы на туры килде. Ватан язмышы дигән олы хис безнең күңелләргә әнә шул елларда кереп урнашты», - дип башлый. Ул чор студентлары алган белемнәренең киләчәктә кирәк булачагын тулаем аңлыйлар, шуңа күрә тырышып укыйлар.

Фильмның режиссеры – Әмир Галиәскәров, сценарий авторы – Әлфирә Мәһдиева. Автор Мөхәммәт Мәһдиев ролен Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин башкарачак. Әркәшә Пермяков ролендә – Рәис Әхмәтзакиров, Нурулла Гиззатуллин ролендә – Инсаф Нәҗипов. Калган рольләрдә театр көллияте студентлары – Айзат Хәйруллин, Әдилә Хәсәнова, Илзирә Амарбекова, Сиринә Насыйбуллина. Педагогия көллияте директоры ролендә Татарстанның Атказанган артисты Ирек Хафизов.    

Фильмның беренче кадрлары төшерелүен яктырту өчен журналистларны 12 март  көнне 10:00да Арча районы, Гөберчәк авылы, М.Мәһдиев урамы, 72 йорт адресы буенча көтеп калабыз.
Аккредитация  узу өчен pr@tatarkino.ru электрон адресына язарга кирәк. Өстәмә мәгълүматлар өчен: +7 (953) 999 36 75, Ландыш Гарифуллина.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз