«Милли мультfest» балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 1 ноябреннән «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү башланды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән агымдагы елның ноябреннән 2021 елның маена кадәр уздырыла.

Әлеге фестивальгә анимацион мультфильмнар, кыска метражлы фильмнар һәм компьютер уеннары кабул ителә. Төп шарт – алар татар телендә булырга тиеш.  «Милли мультfest»та аерым коллективлар да, 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге физик затлар-авторлар да катнаша ала. Конкурска тапшырылган эш коллектив белән әзерләнгән булса, катнашучыларның уртача яше исәпләнәчәк. Сайлап алу турлары 2021 елның 30 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Зональ этаплар 3 районда узачак, аннан соң –ярымфинал.

Фестивальнең төп бурычы – татар телен саклап калу, бала шәхесен, аның дөньяны хис-кичерешләр аша танып белүендә эстетик тойгыларын иҗади үстерү, анимация һәм кинематографиянең сәнгати чаралары аша балаларның фантазиясен, күз алдына китерү сәләтен һәм сәнгати иҗатын үстерүне стимуллаштыру.

«Милли мультfest»ка килгән эшләрне сценарист, режиссер, оператор, кино төшерүчеләр һәм башка белгечләрдән торган жюри тикшерәчәк. Беренче урынга – 100 мең сум, икенче урынга – 70 мең сум, өченче урынга 50 мең сум премия каралган.

Фильмнар DVD, mkv, mp4,  avi форматларында info@tatarkino.ru электрон адресы буенча кабул ителә. Тулырак мәгълүматны http://www.tatarkino.ru/ сайтында табарга мөмкин.
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз