«Милли мультfest» республика балалар кинофестивален үткәрү турында нигезләмә

1.                ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

 

1. «Милли мультfest» республика балалар кинофестивале (алга таба – кинофестиваль) – ул комплекслы мәдәни-агарту чарасы, анда кино сәнгате, үз-үзеңне анимация, кино һәм it-эшчәнлектә катнашу аша күрсәтә алу һәм социальләшү  мөмкинлеге тәрбия чаралары булып тора. 

1.1. Кинофестиваль тамашачылар культурасын тәрбияләүгә һәм анимация, кыска метражлы уен фильмнары һәм компьютер уеннары аша балалар һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль һәм иҗади өлкәсен баетуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

1.2. Кинофестиваль татар телен Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче татар халкының рухи-әхлакый, заманча мәдәни кыйммәтләрен саклау, яклау һәм үстерү максатларында үткәрелә.

1.3. Бурычлар:

– дәүләт органнары һәм иҗтимагый оешмаларның балалар һәм яшьләр иҗатына ярдәм итү өлкәсендә яшьләр арасында толерантлыкны ныгытуга һәм милли һәм этник, мәдәни һәм рухи кыйммәтләрне үзара баетуга куелган көчләрен берләштерү;

– республиканың иҗади генофондын саклап калу һәм үстерү;

– бала шәхесен, аның дөньяны хис-кичерешләр аша танып белүендә эстетик тойгыларын иҗади үстерү, анимация һәм кинематографиянең сәнгати чаралары аша балаларның фантазиясен, күз алдына китерү сәләтен һәм сәнгати иҗатын үстерүне стимуллаштыру.

– сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне эзләү системасын камилләштерү;

– иҗат коллективлары, анимация студияләре һәм киностудияләр арасында һөнәри мәдәни элемтәләрне ныгыту;

– балалар һәм яшүсмерләр арасында татар телендә кино сәнгатен һәм it-технологияләрне үстерү.

 

2.     Фестивальне гамәлгә куючылар һәм оештыручылар

 

Кинофестивальне гамәлгә куючылар: Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Казан дәүләт мәдәният институты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ.

 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе Татарстан Республикасы территориясендә кинофестиваль чараларын оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәтә, иҗтимагый фикер тудыра, кинофестивальнең максатларын һәм бурычларын пропагандалауда һәм бүләкләр фондын булдыруда катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы кинофестивальнең координаторлары булып торалар һәм ел саен фестиваль чараларын оештыру һәм үткәрү буенча оператив эш алып баралар, бүләкләр фондын булдыралар,  кинофестивальне финанслауда (техник ягын, ресурслар белән һәм административ тәэмин итү) үз бюджетлары кысаларында катнашалар, кинофестивальдә Татарстан Республикасының иҗади сәләтле балаларының һәм яшьләренең катнашуын оештыралар.

Балалар һәм яшьләр эшләре буенча муниципаль идарәләр һәм бүлекләр, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарының  мәгариф идарәләре катнашучыларны  кинофестивальгә җәлеп итүне оештыралар, ел дәвамында фестиваль чараларын оештыруда һәм үткәрүдә, иҗтимагый фикер тудыруда, кинофестивальнең максатларын һәм бурычларын пропагандалауда ярдәм күрсәтәләр; бүләкләр фондын булдыруда катнашалар, меценатларны һәм иганәчеләрне җәлеп итү эшен оештыралар.

"Татаркино" Татарстан Республикасы дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе аша Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы  кинофестивальне оештыруны, үткәрүне, яңа методик җитәкчелекне тәэмин итә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасының мәктәпкәчә, урта гомуми белем бирү һәм махсуслашкан учреждениеләре укучыларының кинофестивальдә катнашуын оештыра; кинофестивальнең педагогик корпусын бүләкләүдә катнаша;

«Казан дәүләт мәдәният институты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү мәгариф учреждениесе катнашучылар өчен  мастер-класслар һәм педагоглар өчен  консультацияләр үткәрүдә ярдәм итә, иҗади ярдәмче төркемнәр (алып баручылар, режиссерлар, тавыш режиссеры һ.б.) эшен тәэмин итә. Иҗтимагый фикер тудыра, фестиваль хәрәкәтен пропагандалауда катнаша.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» ААҖ кинофестивальгә мәгълүмати ярдәмне һәм конкурс эшләрен «Шаян» телеканалында күрсәтүне тәэмин итә.

 

3. Фестивальне оештыру структурасы

 

Кинофестивальне әзерләү һәм үткәрү өчен кинофестивальнең  оештыру комитеты (алга таба – Оештыру комитеты) төзелә, ул фестиваль чараларын әзерләүгә һәм үткәрүгә оператив җитәкчелек итә. Кинофестивальнең башкарма дирекциясе "Татаркино" ТР ДБМУ базасында оеша.

 

Башкарма дирекция:

Оештыру комитеты белән кинофестиваль регламентын, чаралар программасын, конкурс һәм конкурстан тыш материаллар программасын, мәртәбәле кунаклар составын, жюри әгъзалары (алга таба – жюри) составын, ачу һәм ябу тантаналары сценарийларын һәм үткәрү тәртибен, алып баруга кагылышлы мәсьәләләрне, бүләкләрнең, дипломнарның эскизларын, барлык төр басма продукциянең дизайн-макетын, сувенир продукцияне, фестивальне ачу һәм ябу тантаналарын, эшлекле программаны, кино күрсәтүләрне үткәрү өчен мәйданчыкларны, мәйданчыкларның декорацион бизәлеше эскизларын әзерли һәм килештерә. «Татаркино» ТР ДБМУ фестивальне әзерләү, үткәрү һәм ябу барышында килеп туган барлык көтелмәгән хәлләр турында Оештыру комитетына мәҗбүри хәбәр итә.

Республика муниципаль берәмлекләрендә, муниципаль берәмлекләр башлыклары белән килештереп, үзләрендә кинофестиваль чараларын әзерләү, оештыру һәм үткәрүне гамәлгә ашыручы һәм үз бурычлары һәм алар тарафыннан үткәрелә торган кинофестиваль чараларын финанслау өчен уртак җаваплылыкка ия тиешле шәһәр һәм район оештыру комитетлары төзелә.

Шәһәр һәм район оештыру комитетлары бурычларына шулай ук сайлап алу этабында катнашуга гаризалар җыю, шулай ук зона этабында катнашуга гаризалар җыю һәм җибәрү; массакүләм мәгълүмат чараларында фестивальнең сайлап алу турларының реклама кампаниясен оештыру; кинофестивальнең зона этабында катнашу өчен сайлап алу этаплары лауреатларын һәм кинофестиваль финалында катнашу өчен зона этабы лауреатларын командировкалау, шулай ук аларны транспорт һәм барган урыннарында туклану белән тәэмин итү керә.

Зона оештыру комитетлары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары белән килештереп, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә төзелә.

Зона оештыру комитетлары зона этабы чараларын әзерләү, оештыру һәм үткәрүне; жюри беркетмәләрен һәм катнашучыларның чыгышлары программаларын төзү һәм бастырып чыгаруны; массакүләм мәгълүмат чараларында кинофестивальнең зона турларының реклама кампаниясен оештыруны гамәлгә ашыра.

 

4. Үткәрү урыны һәм вакыты

 

Кинофестиваль ел саен үткәрелә. Кинофестивальнең зона турларын оештыручылар һәм үткәрү урыннары координаторлары – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре, муниципаль мәдәният идарәләре (бүлекләре), муниципаль мәгариф идарәләре һәм  бүлекләре.

Зона турларын һәм кинофестиваль финалын үткәрү вакыты ел саен кинофестивальнең башкарма дирекциясе тарафыннан тәкъдим ителә һәм Оештыру комитеты тарафыннан раслана.

 

Кинофестиваль өч этапта үткәрелә:

I этап – сайлап алу турлары – 2020 елның 1 ноябреннән алып 2021 елның 30 гыйнварына кадәр шәһәр һәм (яки) район оештыру комитетлары тарафыннан өстәмә белем бирү структураларында алар билгеләгән срокларда үткәрелә. Катнашучыларны үткәрү урыннарында төзелгән жюри сайлап ала.

II этап - ярымфинал (зона этабы) – 2021 елның 1 февраленнән алып 2021 елның 15 мартына кадәр  кинофестивальнең башкарма дирекциясе тарафыннан билгеләнгән срокларда зона оештыру комитетлары тарафыннан үткәрелә, анда кинофестивальнең оештыру комитеты тарафыннан расланган кинофестивальнең республика жюрие әгъзалары катнашу мәҗбүри.

 

Буа шәһәрендәге зона турында Тәтеш, Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Югары Ослан, Зеленодольск, Спас, Чүпрәле муниципаль районнары катнаша.

 

Зәй шәһәрендәге зона турында Мамадыш, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Лениногорск, Әлмәт, Чирмешән муниципаль районнары катнаша.

 

Актаныш авылындагы зона турында Минзәлә, Тукай, Сарман, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Чистай муниципаль районнары катнаша.

 

Казан шәһәрендәге зона турында Биектау, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе муниципаль районнары катнаша.

 

III этап – финал – Казан шәһәрендә 2021 елның 26 апреленә кадәр үткәрелә, кинофестивальнең оештыру комитеты тарафыннан расланган кинофестивальнең республика жюрие әгъзаларының катнашу мәҗбүри.

 

5.                Фестиваль жюрие

 

5.1. Конкурс программаларын кино өлкәсендә профессионаллардан (кинопродюсерлар, режиссерлар, сценарий язучылар, актерлар, операторлар, композиторлар, кино белгечләре, кино тәнкыйтьчеләре) гыйбарәт жюри әгъзалары һәм башка затлар бәяли.

5.2. Жюри иң күп балл җыйган конкурсантлар арасыннан фестиваль лауреатларын һәм дипломантларын билгели.

 5.3. Жюри карары беркетмә белән рәсмиләштерелә һәм рәис тарафыннан раслана.

5.4. Бәхәсле мәсьәләләрне хәл иткәндә жюри рәисе өстәмә тавышка ия.

5.5. Беркетмә белән рәсмиләштерелгән жюри карарлары соңгы була, алар яңадан каралмый һәм аларга шикаять бирелми.

 

6. Кинофестиваль конкурсы шартлары.

 

6.1. Кинофестивальдә аерым коллективлар да, 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге физик затлар-авторлар да катнаша ала.

6.2. Кинофестивальдә катнашырга теләк белдергән коллектив яки башкаручы билгеләнгән үрнәктәге гаризаны (анкета-гаризаны) яшәү урынына туры килә торган район (шәһәр) оештыру комитетына тапшыра. Авторның кинофестивальдә катнашуга гариза юллавы аның катнашу шартлары белән килешүен аңлата.

Барлык конкурс эшләре дә татар телендә булырга тиеш. Фильмнар DVD, mkv, mp4, avi, DCP форматында кабул ителә.

6.3. Кинофестивальгә үз эшен җибәргән катнашучының тәкъдим ителгән эшкә барлык хокуклары да булырга тиеш. 

6.4. Авторлар кинофестивальгә бер номинациядә иң күбе 1 (бер) эш тәкъдим итә ала.   

6.5. Финалда катнашу өчен кинофестивальнең зона турында 1, 2 һәм 3 нче урыннарны яулаган һәм махсус чакыру алган иҗат коллективлары һәм авторлар чакырыла.

6.6. Фестиваль номинацияләре:

1.                Татарча анимацион фильмнар

2.                Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар

3.                Татарча компьютер уеннары

6.7. Кинофестиваль бүләкләре һәр номинациядә акчалата бирелә:

1 урын – 100 000 сум,

2 урын – 70 000 сум,

3 урын – 50 000 сум.

Номинациядә балигъ булмаган бала җиңүче булса, акчалата бүләк рәсми вәкилләргә (ата-аналарга яки укытучыларга) тапшырыла.

Номинациядә коллектив җиңүче булса, акчалата бүләк коллектив җитәкчесенә тапшырыла.

 

7.                Авторлык хокуклары.

 

7.1. Авторлар тарафыннан кинофестивальгә тапшырылган барлык видеоматериаллар соңыннан Башкарма дирекция тарафыннан коммерцияле булмаган түбәндәге максатларда бушлай файдаланачак:

– кинофильмнар һәм анимацион фильмнарны һәм аларның эпизодларын фестиваль чаралары контекстында акча түләмичә, ләкин авторын күрсәтеп, тиражлау һәм халык алдында уйнап күрсәтү, халыкка күрсәтү;

- фестивальне ММЧда акча түләмичә, ләкин авторын күрсәтеп, яктырту;

– "Шаян" балалар телеканалы эфирына чыгару;

- конкурс эшләрен акча түләмичә, фестивальдә катнашучының авторлыгын саклап, коммерцияле булмаган файдалану, шул исәптән фестивальдән соң күрсәтү, фестиваль альманахын ясау, тиражлау, халыкка күрсәтү, кинотеатрларда, ММЧда һ.б.ш. аерым гына да, альманах составында да күрсәтү.

7.2. Фестивальне оештыручылар фестивальгә тәкъдим ителгән конкурс эшләрендә катнашучы затлар, оешмалар ягыннан дәгъваларга җавап бирмиләр.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз