«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең беренче финалистлары билгеле!

13 февраль көнне Зәй шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең беренче финалистларын сайладылар. Сайлап алу туры Зәй, Мамадыш, Бөгелмә, Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Әлмәт, Чирмешән, Лениногорск муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәреннән килгән катнашучылар өчен чын балачак бәйрәменә әверелде: ишек төбеннән үк каршы алган зур курчаклар, Батыр белән Шүрәле, сәхнәгә чыгарылган «Милли мультFest» логотибы сурәтләнгән торт дисеңме... Сүз уңаеннан, төшке аш вакытында аны барлык катнашучылар авыз итә алды.

Тантаналы ачыш вакытында кунакларны Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, жюри рәисе – Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин, фестивальнең башкарма директоры, «Татаркино» учреждениесе җитәкчесе Миләүшә Айтуганова сәламләде.

«Татарча мультфильмнарга кытлык булуы, сабыйларыбызның башлыча рус телендәге иҗат әсәрләрендә тәрбияләнүе беребез өчен дә сер түгел. Балалар үзләре бу җаваплы эшкә алынганнар икән, моның өчен ихлас күңелдән сөенәсе һәм аларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм күрсәтәсе генә кала», - дип Зәй муниципаль районы башлыгы Рәзиф Кәримов катнашучыларга уңышлар теләде һәм хәер-фатихасын бирде.                                                                         

Кинофестивальнең жюри рәисе Рамил Төхфәтуллин җиңелүчеләр булмаячагын хәбәр итте: «Бу бәйге булса да, монда оттыручылар булмаячак, чөнки һәрбер катнашкан баланың, иҗат төркеменең эшләре беркайда да югалмаячак. Алга таба да күңелләребез сүрелмәсен, без барыбыз да бу очракта җиңүчеләр!».

Сайлап алу туры чын ярышка әверелде: катнашучылар үз эшләрен тәкъдир итү белән беррәттән, башкаларның хезмәтен дә күреп, борчылып, финалга чыгу турында уйланып утырдылар. Жюри әгъзалары – «Татармультфильм» анимацион үзәгенең баш режиссеры, Казан Дәүләт Мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы мөгаллиме Сергей Киатров, «DALINA graphics» студиясенә нигез салучы, Әлмәт шәһәренең «Dиджитал» академиясе җитәкчесе Айнур Дәүләтов финалистларны сайлап алу җиңел булмады, диләр, чөнки сыйфатлы, лаеклы һәм игътибарны җәлеп итәрдәй эшләр шактый. Нәтиҗәдә, республика этабына 20 анимацион фильм, 3 кыска метражлы фильм һәм барлык компьютер уеннары (30 уен) узды.

Финалистлар исемлеге белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: https://drive.google.com/file/d/1ttT6YIP7gmlhXUR0kpJHmdRX_xBk54Zz/view?usp=sharing

20 февраль 11:00дә Актанышта чираттагы зона туры узачак. Анда Минзәлә, Сарман, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы, Чистай, Актаныш районнарыннан катнашучылар үз эшләрен тәкъдир итәчәк. Аккредитация өчен pr@tatarkino.ru электрон почтасына алдан язарга кирәк.

«Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең максаты – балаларда татар теленә кызыксыну уяту, компьютер уеннары, кыскаметражлы фильм һәм анимация аша рухи, интеллектуаль, иҗади өлкәне баету.

Фестивальне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе гамәлгә куя.

Зона турыннан фото материаллар: https://yadi.sk/d/6dT7bjHj9VJm2A

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз