"МИНЕМ ӨЧЕН ИҢ КАТЛАУЛЫСЫ - УҢАЙ ГЕРОИНЯНЫ УЙНАУ ИДЕ..."⁣⁣

TsJh4l8d2tE.jpg


Татар киносы көннәре кысаларында, "Мир" кинотеатрында һәр көнне бер шәхес белән иҗади очрашулар уза. "Кино+музыка" дип аталган әлеге акцияне Татарстанның атказанган артисты, тамашачысына җырчы буларак кына түгел, киноактриса буларак та таныш Айгөл Бариева белән очрашу башлап җибәрде. ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Очрашуда Айгөлнең иҗатын хөрмәт иткән тамашачысы белән беррәттән, аның актерлык сәләтен күреп алган, татар киносына чакырган шәхесләр - Нурания Җамали һәм Фәрид Дәүләтшин дә катнаштылар. ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Барысы да гади эпизодик рольдән башланган. "Яңа елда бергә булыйк" фильмында сәркатип роленә чакыргач, җырчы бик теләп ризалашуын белдерде. Фильмның саундтрегын да Айгөл Бариева башкара. ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
"Хыялларны һәрвакыт галәмгә җибәрергә кирәк. Хыялланыгыз! Алар чынга аша! Мин беренче тапкыр татар киносында төшәргә чакыру алгач, нинди роль уйныйсымны, кадрда ничә минут буласымны сорап тормадым. Нинди роль бирсәләр шуңа риза идем. Мин хәзер дә төрле рольгә ризамын, чакырсыннар гына", - дип бүлеште үзенең беренче роле турында Айгөл Бариева. ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Айгөлне киноактриса буларак ачкан рольләрнең берсе - "Бичаракай" фильмында Гүзәл роле. Режиссер Фәрид Дәүләтшин: "Хәтерлим, премьерадан соң, арткы рәтләрнең берсеннән: "Ничек үз балаңны шулай кыерсыта алдың! Оятсыз!"- дип Айгөлгә нәрсәдер аттылар. Менә шул аның эшенә иң зур бәя, минемчә. Чөнки тамашачы ышанырлык итеп уйнау - зур осталык",- дип истәлекләр белән уртаклашты. ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Айгөл Бариева тамашачыларга фильмны төшергәндәге кызыклы хәлләр, үзен шаккаттырган мизгелләр турында сөйләде. Шулай ук шәхси архивында сакланып калган, моңарчы әле беркем күрмәгән фотосурәтләр белән бүлеште. ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
"Бичаракай" фильмы минем өчен бик кадерле фильм. Анда төп рольләрнең берсен башкардым. Героиням иң башта үзен уңай яктан күрсәтә, ахырдан тискәре сыйфатлары калкып чыга. Минем өчен иң авыры уңай героиняны уйнау иде", -  дип йомгаклады артист.  ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Очрашу җыр белән үрелеп барды. Тамашачылар Айгөлгә кушылып җырлады, җырчыны озаклап алкышлады.
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз