Рәсәйдә Япония елы уңаеннан, Казанда Япония киносы көннәре уза

31 нче октябрьдән 3 нче ноябрьгә кадәр, «Мир» кинотеатрында (Достоевский урамы, 30 нчы йорт) япон кинематографиясенең өр-яңа фильмнарын күрсәтү көннәре уза. Казан тамашачылары өчен әзерләнгән программа үз эченә соңгы ике елда төшерелгән 4 тулы метражлы фильмнарны берләштерә. Чара «ТатарКино» дәүләт оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы хакимияте, Япониянең Рәсәйдәге илчелеге, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының туризмны үстерү үзәге, республиканың «Сакура» гореф-гадәтле мәдәниятләрне үстерү үзәге, «Яшьләр дипломатлылыгы Академиясе» җәмгыяте, «GART» җәмгыяте ярдәмнәре белән уздырыла. 

Япония киносы көннәре «Мир» кинотеатрында беренче мәртәбә генә үткәрелми. Әлеге чара Рәсәйдә Япония, ә Япониядә Рәсәй елы булу белән дә игътибарга лаек вакыйга. 

Кояш чыгышы иленең кинематография сәнгате – дөньяда иң эреләреннән берсе. Ул үз эченә гасырлар буена буыннан-буынга тупланып килгән гореф-гадәтләрне берләштергән. Япония киносы кешенең эчке дөньясы белән әңгәмә коруга юнәлдерелгән, аңа карата дөньяда сораулар күп һәм ул һәр тамашачыны кызыксындыруга сәләтле, һич тә битараф калдырмый.

Япония фильмнары дөньяви сәнгатьтә күптәннән мәдәни ияләшүдән башка тамашачы карый ала торган кино төрләре исәбенә кертелгән.
 
Дүрт көн буена «Мир» кинотеатры тамашачысы дөнья киносы мәйданында иң алдынгы рәтләрне биләгән илнең соңгы фильмнарын бәяли ала. 

Япония киносы көннәренең «Мир» кинотеатрындагы программасы: 
31 нче октябрь (чәршәмбе), 19:30 сәгатьтә – «Инуясики» (2018 нче ел), 16+ 
1 нче ноябрь (пәнҗешәмбе), 19:20 сәгатьтә – «Агнец скифский» (2017 нче ел), 16+ 
2 нче ноябрь (җомга), 19:10 сәгатьтә – «Семейка на выживании» (2016 нчы ел), 16+ 
3 нче ноябрь (шимбә), 19:10 сәгатьтә – «Место, где живёт Мори» (премьера, 2018 нче ел), 16+ 

Барлык фильмнарга керү бушлай.

JYIR_logo_0714_Russian_ol_03.jpg


Пресс-релиз
30 Октября 2018
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз