Россия төбәкләрендә Татарстан киносы көннәре старт ала

«Татаркино» оешмасы Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россиянең биш төбәгендә Татарстан киносы көннәре уздыра. Әлеге чара барышында иҗади очрашулар да планлаштырыла.

17-19 мартта Түбән Новгород өлкәсендә режиссер Илшат Рәхимбайның «Әпипә» фильмын күрсәтеләчәк.

25-27 мартта Уфаның "Родина" кинотеатрында «Мулла» (реж.Рамил Фазлыев, Әмир Галиаскаров), «Әпипә» (реж. Илшат Рәхимбай) һәм «Сөмбел» (реж.Рамил Фазлыев, Рәшид Мәликов) фильмнары тәкъдим ителә.

Ханты-Манси округында Татарстан киносы көннәре 3-8 апрельдә узачак. Кагалым, Покачи, Нижневартовск шәһәрләрендә «Сөмбел» һәм «Әпипә» фильмнарын күрсәтәләр.

9-10 апрельдә шушы ук фильмнарны Омск шәһәрендә карарга мөмкин.

29-30 апрельдә Татарстан киносы көннәре Санкт-Петербургта дәвам итәчәк.

Татарстан киносы көннәре Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан оештырыла.
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз