Түбән Новгород өлкәсендә «Мулла» Татарстан фильмы күрсәтеләчәк

16-18 май көннәрендә Түбән Новгород өлкәсендә Татарстанның «Мулла» (реж. Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров) фильмы күрсәтеләчәк. Күрсәтүләр Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән, «Татар милли үзәге» Түбән Новгород төбәкара иҗтимагый оешмасы һәм Кече Рыбушкино авылы мөселманнарының җирле дини оешмасы инициативасы белән «Татаркино» мәдәният учреждениесе тарафыннан оештырыла.

Күрсәтүләрдән соң, фильмның режиссеры һәм төп рольне башкаручы Рамил Фазлыев белән иҗади очрашу узачак.

 

Күрсәтүләр тәртибе:

16 май, 15:00 - Сергач шәһәре (Сергач мәдәният йорты) 

17 май, 13:30 - Олы Рыбушкино авылы (Олы Рыбушкино мәдәният йорты) 

           17: 00 - Семеновка авылы (Семеновка мәдәният йорты)  

18 май, 16: 30 - Уразовка авылы (Уразовка мәдәният йорты) 

 

*** 

«Мулла» 

Картина төп герой Әсфәндиярнең бай абыйсы Саматтан мәчет төзегән авылда мулла булырга тәкъдим алуы турында сөйли. Яшь мулланың авылга килүе бүгенге татар авылының тирән проблемаларын ача. Әсфәндияргә бу хәлне үз холкының ихласлыгы һәм ныклыгы ярдәмендә үзгәртергә туры киләчәк. 

16+

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз