«Татаркино» ел да үткәрелә торган «Җиңү салюты» акциясенә чакыра

«Татаркино» казанлыларны Җиңү көне белән котлый һәм башкала халкын, кунакларны 9 нчы май көнне 11:00 сәгатьтә Аксенов скверында (Достоевский урамы, 30) узачак «Җиңү салюты» бәйрәм программасына чакыра.

Тамашачыларны сугыш елларының җырлары һәм биюләре, төрледән-төрле бүләкләр белән тарихи бәйгеләр, кыр ашханәсеннән тәмле солдат боткасы һәм «Сугышка бабайлар гына бара» (реж. Л. Быков) хәрби фильмының «Мир» кинотеатрындагы бушлай күрсәтүенә чакыра.

Бәйрәмнең партнеры - Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәкара вәкиллеге.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз