«Татаркино» җитәкчесе Санкт-Петербург Халыкара мәдәни форумында катнаша

Бүген Санкт-Петербург шәһәрендә VII Халыкара мәдәни форум башланды. Ул 17 нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстаннан форумда катнашу өчен «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова чакырылган.

Санкт-Петербург Халыкара мәдәни форумы күптәннән дөнья дәрәҗәсендәге мәдәни вакыйга буларак танылган җыен. Ул ел саен дөньяның төрле почмакларыннан меңләгән белгечләрне җыя һәм анда бүгенге дөнья мәдәниятенең иң актуаль мәсьәләләре уртага салып сөйләшенә. Катнашучылар да мәдәниятнең төрле өлкәләреннән: театр, опера һәм балет, режиссёр һәм музыка әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, дәүләт вәкилләре, эшмәкәрләр һәм академик берләшмәләр.

Аерым алганда, форум барышында түбәндәге чаралар узар дип көтелә: «BeProducer: халыкара блокчейн – тамашачыны продюсерлык хезмәттәше итү алымына корал» түгәрәк өстәле, халыкара балалар телевидениесе алдынгылары һәм билгеле мультфильм продюсерлары белән әңгәмәләр, халыкара Рәсәй һәм Италия режиссёрларының «Рәсәй һәм Италия: яңа проектлар һәм мөмкинлекләр» очрашуы, «Кино һәм мәдәният: яшь режиссёрларның мәдәнияткә йогынтысы» бәхәс почмагы. Монда яшь кинематографлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, әлеге мәдәни өлкәнең борчулы якларын ачыкларга омтылачаклар.

17 нче ноябрьдә форум барышында «Кино» секциясенең махсус матбугат очрашуларын уздыру каралган. Очрашуның төп катнашучысы итеп танылган кино режиссёры, продюсер, актер, «Ленфильм» кино студиясенең җитәкчеләр берләшмәсе рәисе, «Главкино» һәм «Киносити» кино оешмаларына нигез салучы Федор Бондарчук чакырылган.

Пресс-релиз
16 Ноября 2018
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз