Татарстан киносы көннәрендә билетлар ярты залга гына сатылачак

Татарстан киносы көннәре Казанда һәм муниципаль районнарда 24 – 30 августта үткәреләчәк.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел техник режимда тамашачылардан башка узу сәбәпле, тамашачы фестивальнең Милли конкурсында катнашучы фильмнарны Татарстан киносы көннәрендә карый алачак. Бу хакта Татарстан киносы көннәренә багышланган матбугат конференциясендә оештыручылар хәбәр итте.

«Роспотребнадзор безгә кино залында Татарстан киносы көннәрен үткәрергә рөхсәт итте. „Мир“ кинотеатрында да, муниципаль учреждениеләрдә дә аларның барлык таләпләре үтәләчәк», — диде «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.

Роспотребнадзор таләпләрен күздә тотып, билетлар ярты залга гына сатылачак. Әйтик, бер фильмны «Мир» кинотеатрында бары тик 98 кеше генә карый ала. Татарстан киносы күрсәтеләчәк муниципаль залларда да ярты зал гына тамашачы белән тутырылачак.

«Программа Татарстанда төшерелгән фильмнардан төзелгән. Алар барысы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең Милли конкурс номинациясендә катнашучы фильмнар. Моннан тыш ике премьера да каралган — алар конкурска керми», — дип дәвам итте ул.

Ниндидер фильмнарга ихтыяҗ зур булып, тамашачы тиешледән артып китсә, оештыручылар фильмны кат-кат күрсәтү мөмкинлеген дә күздә тота. Әйтик, Зифа Кадыйрова китабы буенча куелган «Сөмбел» фильмының премьерасын карарга теләүчеләр күп була икән, өстәмә сеанслар булачак.

Татарстан киносы көннәре Казанда һәм Татарстанның муниципаль районнарында 24 — 30 августта үткәреләчәк. Татарстан киносы көннәре «Сөмбел» фильмы белән ачыла. Башкорт режиссеры Айнур Аскаровның «Отряд Таганок» фильмы белән төгәлләнә. 


Источник: https://tatar-inform.tatar/news/culture/20-08-2020/tatarstan-kinosy-k-nn-rend-biletlar-yarty-zalga-g...
«Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова 
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз