"Таяну ноктасы" тапшыруында XVI Казан халыкара мөселман киносы фестивале турында фикер алыштылар⁣⁣

Күптән түгел Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән уза торган XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасы лауреатлары һәм махсус призларына ия булучылар билгеләнде. Быел фестиваль, тарихта беренче тапкыр, ябык режимда узды. Конкурска 52 картина сайлап алынган иде. ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
"Татаркино" дәүләт оешмасы җитәкчесе Миләүшә Айтуганова "ТНВ - Яңа Гасыр" телеканалында "Таяну ноктасы" тапшыруында XVI Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең үзенчәлекләре, жюриның эш тәртибе, үзгәрешләр, яңа формат турында сөйләде. ⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Тапшыруның әлеге чыгарылышында шулай ук журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәмәтшин да катнашты. Алар да фестивальгә карата үз фикерләрен җиткерде, үз күзаллаулары белән бүлеште.⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
Фильмнарда заманчалык, дин һәм җәмгыятьне борчый торган мәсьәләләр чагылыш тапканмы? Тамашачы аларны кайда һәм кайчан күрә алачак? Кемнәр җиңүче булган?  Бу хакта тулырак әлеге чыгарылышта. ⁣⁣⠀


Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз