XV Казан фестивалендә Дакка Халыкара кино фестивале белән килешү төзеләчәк

Шушы көннәрдә Бангладеш башкаласында XVII Дакка Халыкара кино фестивале (DIFF) тәмамланды. Фестивальнең жюри составында Татарстанны «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова тәкъдим итте.

Җитәкче сүзләренә караганда, фестивальнең программасы бик киң: монда кино күрсәтүләреннән тыш, һәркөн түгәрәк өстәлләр уза. Сүз уңаеннан, мондый оештыру тәртибен Казан кино фестивале дә төрле тармакларда үрнәк итеп ала.

Бәхәс өчен төп тема булып, хатын-кызның бүгенге кино дөньясында тоткан урыны мәсьәләләре алынган. Ике көн дәвамында дөньяның төрле почмакларыннан җыелган хатын-кыз кинематография әһелләре, кино тәнкыйтьчеләре әлеге өлкәгә кагылган бәхәсле сорауларны хәл итте. Очрашу нәтиҗәләре буенча мәкаләләр җыентыгы дөнья күрде, аның буенча хатын-кызның кинематографиядәге урынын якыннан ачыкларга мөмкин.

Шулай ук Дакка кино фестивалендә Халыкара кино матбугаты берләшмәсе белән (FIPRESCI) рәсми аралашу узды. Әңгәмә үзәгенә Азия кинематографы алынды, аның дөньяви кино сәнгатендәге үсеше һәм үзгәреш тармаклары ачыкланды.

«Татаркино» җитәкчесе җирле кешеләрнең үз иле фильмнарына мөнәсәбәтен аңлатып узды. DIFF программасында, нәкъ Казан фестивалендә кебек үк, милли кинога багышланган бүлек эшли - «Бангладеш панорамасы». Айтуганова сүзләренә караганда, Дакка фестивале вакытында әлеге фильмнар зур чиратлар җыйган һәм үз күрсәтүләрендә тулы аншлаг туплаган. Илдә зур чыгымлы фильмнар төшерүгә мөмкинлек булмауга карамастан, монда аз чыгымлы фильмнар һәм копродукция алымы актив кулланыла. Сыйфатлары ягыннан әлеге фильмнар хәйран югары дәрәҗәдә, милли фильм өлкәсендә ачык үсеш сизелә.

Татарстанның «Хәлимә» фильмы (реж. Юлия Захарова) Дакка фестивалендә үз тамашачысын тапты. Шулай булуга карамастан, тамашачылар ахырга кадәр менталитет сыйфатларын аңлап бетермәгәннәр. Дини билгеләр буенча дискриминация һәм яулыктагы хатын-кызларны кысрыклау Бангладеш иленә таныш проблема түгел. Фильм өлешчә башка илләрдә күзәтелгән күренешнең капма-каршысын дәлилләп, тәңкәнең икенче ягын күрсәтте. Яшь аудитория күрсәтүләрдән соң Рәсәйдәге мондый вазгыятькә карата зур кызыксыну белдергән.

«Фестиваль нәтиҗәләре буенча бик күп элемтәләр тупланды. Хәзер җәелергә, әңгәмәләр алып барырга һәм әлеге кинематографның Казан мөселман кино фестивалендә тәкъдим ителүенә зур киңлекләр ачыла. Андагы тәнкыйтьчеләр Казан фестивалендә сөйләүче-спикерлар һәм жюри әгъзалары буларак чыгыш ясадылар инде», - дип билгеләп үтте Миләүшә Айтуганова.

Шушы бурычны күз уңында тотып, быелгы юбилей фестивалендә җирле локация оештырылачак, шулай ук параллель рәвештә питчинг мәйданчыгы эшләр дип тә көтелә.

Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең башкарма җитәкчесе Дакка Халыкара кино фестивале белән хезмәттәшлек хакында да сөйләп узды: «Узган елда без Халыкара кино форумнары җитәкчеләренең зур Очрашуын оештырып җибәргән идек. Мондый очрашу юбилей фестивале барышында да узачак. Анда без DIFF җитәкчесе Әхмәт Мүстәбү Җамалны да чакырачакбыз. Апрель аенда без дустанә кино фестивальләре исемлеген Дакка Халыкара кино фестивале белән тулыландырырга өметләнәбез».

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз