XV Халыкара мөселман киносы фестивале: гаризалар кабул ите эш тәмам

XV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә гаризалар кабул итү эше тәмамланды. Фестиваль 2019 елның 24-30 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты ярдәме һәм «Россия – исламский мир» стратегик күзаллау төркеме хезмәттәшлеге белән узачак.

Гаризалар кабул итү кампаниясе 2018 елның 1 ноябреннән 2019 елның 1 февраленә кадәр барды. Быел фестивальнең оештыру комитеты гаризалар «ирекле» рәвештә кабул итү алымыннан (теләген белдергән һәр режиссёр бәйгегә үз фильмын тәкъдим итә) баш тартты. Фестивальгә күбесенчә тема таләпләренә җавап биргән кино эшләрен чакыру юлы сайланды. Моның өчен дөньяның төрле илләреннән кино белгечләре җәлеп ителде. Алар үз төбәкләрендәге кинематография хәлен яхшы бәяли һәм катнашу өчен аерым фильмнар җыелмаларын тәкъдим итте.

2019 елгы фестивальдә катнашу өчен дөньяның 44 иленнән 400 якын фильм теркәлгән. Аларның исемлеге: Азәрбайҗан, Әфганстан, Әрмәнстан, Бангладеш, Босния һәм Герцеговина, Бөекбритания, Германия, Мисыр, Һиндстан, Индонезия, Иран, Гыйрак, Италия, Йәмән, Израиль, Казахстан, Катар, Кытай, Кыргызстан, Литва, Малайзия, Македония, Марокко, Мозамбик (Көнчыгыш Африка), Норвегия, Непал, Польша, Португалия, Россия, Согуд Гарәбстаны, Словения, Сербия, Сүрия, Судан, АКШ, Таҗыйкстан, Тайвань, Төркия, Үзбәкстан, Франция, Хорватия, Көньяк Африка, Көньяк Корея һәм Япония.

Киләсе адым ­– сайлап алу комиссиясе бәйге программасы буенча үз эшен башлап җибәрәчәк. Быел комиссия составына кино белгечләре Сергей Лаврентьев (рәис), Нәргиз Нуриева, Сергей Анашкин (Россия), Светлана Слапке (Германия), Бутсурен Туумен Улзиит (Монголия), шулай ук тәрҗемәче, Россия Ислам университеты доценты Тимур Шәйхуллин кергән.

Сайлап алу комиссиясе тарафыннан кабул ителгән фильмнар 2019 елгы фестивальнең төп бәйгесенә кертеләчәк. Моннан тыш, берничә параллель программалар уздыру да каралган: тамашачылар Корея, Тунис, Сербия, Африка кинолары белән таныша, Эльдар Рязановның һәм Станислав Говорухинның ретроспективаларын күрә, ВГИК уку йортының төрле ел чыгарылышларыннан иң яхшы фильмнар җыелмасын («ВГИКның 100 еллыгына» дигән секция) бәяли алачак. Аерым бүлек итеп Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең 2005-2014 еллар җиңүче-фильмнары тәкъдим ителер дип көтелә. Бүлек фестивальнең 15 еллыгына багышлана.

Фестиваль барышында, гадәттәгечә, кинематография әһелләре белән иҗади очрашулар, тәҗрибә алмашу, түгәрәк өстәлләр, кино сәнгатен борчыган сорауларга багышланган махсус очрашулар һәм матбугат конференцияләре каралган.

Үз эшен 2018 елгы фестивальдә башлап җибәргән «Халыкара кинофестивальләр җитәкчеләре форумы» да дәвам итәчәк. Казан халыкара мөселман киносы фестивале юбилее уңаеннан Казан Кремленең «Манеж» күргәзмәләр залында фестивальнең төп дәверләрен чагылдырган фотокүргәзмә эшләр дип көтелә.


***

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале (КХМКФ) Татарстан башкаласында 2005 елдан башлап уза. Фестивальне башлап җибәрүдә ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Мэриясе, РФ мөфтиләр Шурасы зур өлеш керткән. Фестиваль программасына толерантлык, тынычлык һәм хаклыкка өндәгән (авторның дин үзенчәлекләрен исәпкә алмыйча) үз иле һәм дөнья кинематографиясе эшләре кабул ителә. Кинофорумның девизы – «Мәдәниятләр диалогы аша – аралашу мәдәниятенә».

Фестивальнең рәсми сайты - kazan-mfmk.com.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз