«Яңа гасыр» кино чыршы бәйрәме үткәрә

Яңа 2019 нчы елга санаулы гына көннәр калып бара, ә димәк, аңа әзерләнә башларга да вакыт җиткән! Бигрәк тә безнең илдә әлеге бәйрәм иң көтеп алына торганнардан исәпләнә. Бу бәйрәмдә балалар гына тылсымлы бүләкләр көтеп яшәми, ә зурлар да үзләренең иң ихлас хыяллары чынга ашуына ышана.

Хәзерге вакытта «Татаркино» оешмасы бүлекчәләрендә Яңа ел бәйрәме гөрли. 22 нче декабрьдә Тәтеш шәһәренең «Яңа гасыр» кинотеатрында балалар өчен кино чыршы бәйрәме әзерләнде. Балалар әкият һәм тылсым дөньясына чумды, гадәти булмаган сәяхәткә кузгалды һәм көтелмәгән Яңа ел бүләкләре алды. Әлеге бәйрәм балаларга бик күп шатлыклы кичерешләр һәм матур өметләр алып килде, билгеле. Алар җырладылар, биеделәр һәм Кыш Бабайга үзләре күптәннән әзерләп куйган матур-матур шигырьләрен сөйләделәр.

Бәйрәмнән соң, олысы да, кечесе дә кино карау залына үттеләр һәм күпләр өчен Яңа ел бәйрәме тамгасы саналган «Гринч» мультфильмын карадылар : «Һәркем Гринч урынында ачуланыр һәм үпкәләр иде. Әдәпле зат караңгы мәгарәдә тауның иң башында барысыннан да читтә көн күрә. Калганнар Яңа ел бәйрәмен зурлап каршы алырга әзерләнәләр. Алар шаулыйлар, бар җирне бизиләр һәм шуның белән ачуын чыгаралар. Кем көтеп алынган бәйрәмне бозу теләгеннән үзен тотып кала алыр иде икән? Гринч Яңа елны урларга карар кыла».

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз