Яңа татар-төрек фильмының баш рольләренә узган кастинг ярты йөз тирәсе халык җыйды

Кичә «Татаркино» мәдәни оешмасында Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы буенча төшереләчәк «Сафа һәм Саҗидә» фильмының баш рольләренә сайлап алу кастингы узды. Фильмны төшерүчеләргә үз сәхнә осталыкларын 50дән артык катнашучы күрсәтте. Билгеләп узыйк, әлеге фильм Татарстан һәм Төркиянең тәүге уртак эшчәнлеге булыр дип көтелә. 

Яңа фильм өчен катнашучыларны «Татаркино» мәдәни оешмасы җитәкчесе һәм лентаның продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссёрлар Илдар Матуров һәм Әмир Галиәскәров, сайлап алу эше җитәкчесе Ирек Хафизов сайладылар. 

Күптән түгел генә «Сафа һәм Саҗидә» фильмының сценарий авторы Илдар Матуров хәбәр иткәнчә, фильм өчен сценарий татар, рус һәм төрек телләрендә язылган. Бер үк вакытта, төшерү эшләрен башкару өчен урыннар сайлау эше дәвам итә. 

«Төркиянең Иске Шәһәре янында бик күп татар исемле авыллар бар икән. Без хәзерге вакытта күренешләрнең бер өлешен нәкъ шунда төшерергә уйлап торабыз», - дип хәбәр итте Миләүшә Айтуганова. Аның сүзләренә караганда, Татар Республикасы хакимияте әлеге фильмны төшерү өчен дәүләт субсидиясе буларак 2 миллион сум акча бүлеп биргән. Әлеге акчалар тулаем фильмны төшерү эшенә тотылачак дип белдерде җитәкче.
Пресс-релиз
2 Ноября 2018
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз