Үзбәкстанда беренче тапкыр Татарстан киносы көннәре узды

Бүген Үзбәкстанда Татарстан киносы көннәре тәмамлана. Әлеге чара бу илдә беренче тапкыр узды. Дүрт көн дәвамында Татарстан фильмнары Ташкент һәм Сәмәркандта аншлаглар җыйды. Бохарада да кинокартиналарыбызны күрсәтү турында карар кабул ителде. 

Татарстан киносы көннәре программасына «Мулла» (реж. Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскәров), «Байгал» (реж. Илдар Ягъфәров), «Эчке Татарстан» (реж. Салават Юзеев), «Хәлимә» (реж. Юлия Захарова) һәм «Нигез йорт» (реж. Нәсүр Йөрешбаев) фильмнары керде.

Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографы өчен үзара файдалы хезмәттәшлек турында сөйләшүләр мөһим вакыйга булды. Үзбәкстан шәһәрләрендә программаны тәкъдир иткән «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова «Татарстан делегациясенең визиты Татарстан-Үзбәкстан мөнәсәбәтләре үсешенә яңа этәргеч бирәчәк» дип билгеләп үтте. 

«Безнең фильмнар җирле халыкта зур кызыксыну уятты. Шунысы куанычлы, оештыручылар татар диаспорасы вәкилләренә хәбәр иттеләр – күп кенә ватандашларыбыз чара программасын ачып җибәргән «Мулла» фильмын зур кызыксыну белән карарга килделәр. Иң мөһиме – «Үзбәккино» Милли агентлыгы вәкилләре белән сөйләшүләр узды. Аларның нәтиҗәләре буенча, Татарстан һәм Үзбәкстан кино көннәрен даими рәвештә үткәрү турында рәсми карар кабул ителде. Безнең өчен билгеле максатларга ирешүебез мөһим. Без үзбәк коллегаларыбыз белән Зифа Кадыйрова әсәре буенча тәкъдим ителгән сценарий җирлегендә фикер алышабыз инде. Бохарда бу мәсьәләгә кагылышлы җитди сөйләшүләр башланды, сценарий буенча эш дәвам итә», - диде Миләүшә Айтуганова. 

Яңа кинолентаны җитештерү тәмамлангач, фильм Татарстан һәм Үзбәкстан кино прокатына чыгар дип көтелә.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз