««Мир» кинотеатры» фильмнарны оригинал телендә карау хәрәкәтенә ярдәм итә» - Гөлшат Камалова

Ял көннәрендә «Мир» кинотеатрында француз телендә фильмнар күрсәтелде. Кинокартиналарны «Альянс Франсез-Казан» Француз теле һәм мәдәнияте үзәге директоры урынбасары Гөлшат Камалова тәкъдим итте.

«Бу кинотеатр аерым атмосферага һәм тарихка ия. Ул попкорн һәм кока-коладан башка да безнең мәдәни үсешкә ярдәм итә», - дип сәламләде тамашачыларны Гөлшат ханым.

«Альянс Франсез-Казан» Француз теле һәм мәдәнияте үзәге директоры урынбасары  искәртеп узганча, «Француз киносы көннәре» беренче тапкыр бу бинада 15 ел элек үткән: «Әле 2007 елда ук, педагогика университетының чит телләр факультеты студенты буларак, мин фильмнарны тәрҗемә итү белән мәшгуль идем. Ул чакта субтитрлар юк иде – без беренче рәткә утырып, лампочка астында укый идек», – дип хатирәләре белән уртаклашты Гөлшат.

«Мин кинотеатрның афишасын даими күзәтеп барам һәм «немец киносы көннәре», «итальян киносы көннәре» дигән белдерүләрне даими күрәм - болар барысы да субтитрлар белән бара – кызганыч, баштарак без бу фестиваль хәрәкәтенә кушыла алмадык», - диде ул.

Гөлшат, хатирәләре белән уртаклашып, Франциядә яшәгәндә, Звягинцевның «Левиафан» фильмын француз субтитрлары белән рус телендә каравын билгеләп үтте. Ул фильмнарны субтитрлар белән оригинал телендә карау культурасын булдыру теләген белдерде.

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова үз чыгышында: «Франция фильмнары башкалардан аерылып тора – аларда үзенчәлекле кинематографик юмор бар», - дип билгеләп узды. Француз комедияләре кино дөньясында иң киң таралган жанр формаларының берсе булып торуын да ассызыклады.

Оештыручылар мондый төр чараларны ел да уздырырга кирәк, дигән уртак фикергә килде.

 

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий