«Һөнәренә тугрылыклы новатор – мин аны шулай атыйм»: «Мир» кинотеатрында Нуриев сезоннарының тантаналы ачылышы узды

«Нуриев сезоннары» халыкара мәдәни проекты кысаларында «Русский балет» Мәскәү дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе, СССРның халык артисты Вячеслав Гордеев профессиональ биючеләр өчен мастер-класслар бирә. 23 март көнне «Мир» кинотеатрында проектның тантаналы ачылышы вакытында балетмейстер Рудольф Нуриев белән танышу тарихын, уртак хатирәләрен искә алды.

«Әлеге проектны тормышка ашыра башлаганда ук программага мастер-классларны да керткән идек, аларны Италиянең танылган балет йолдызлары алып барыр, дип планлаштырдык. Вәзгыятьнең үзгәрүен сәбәпле тиз арада чит ил осталарына алмаш эзләргә туры килде. Шундук Вячеслав Гордеевка шалтыраттым һәм ул ризалашты. Ул проект кысаларында эстафетаны дәвам итә, Нуриевның яшь балет биючеләргә булган мөнәсәбәтен нигез итеп ала. Вячеслав Михайлович мастер-класслар вакытында тәҗрибәсе белән уртаклаша, киңәшләрен бирә»,-дип сөйләде «Мир» кинотеатрында «Нуриев сезоннары» проекты ачылышында төп оештыручыларның берсе Әлфия Чеботарева.

Вячеслав Гордеев Казан дәүләт мәдәният институты студентлары белән очрашуы турында сөйләде. Шулай ук М. Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театрының балет труппасы артистлары белән очрашу планлаштырылуын әйтте.

«Россиядән читтә яшәгәндә дә Рудольф Нуриев перспективалы дип санаган биючеләрне күзәтеп, барлап барды. Ул безнең биючеләргә һәрвакыт киңәш белән дә, акчалата да ярдәм итте, беркемне дә ташламады. Рудольф җәмәгатьчелек игътибарын балетка җәлеп итә алды, СССРдан читтә дә рус балетын пропагандалады. Һөнәренә тугрылыклы новатор – мин аны шулай атыйм», - диде Вячеслав Михайлович.

Рудольф Нуриев образы аның өчен тормышында үзенчәлекле маяк булып тора. Гордеев биюченең эшкә сәләтлелегенә соклануын яшерми һәм Нуриевны кабатланмас темпераментка ия кеше дип атый. Балетмейстер аның белән 1973 елда Нью-Йоркта «Метрополитен» театрында таныша. «Нуриев арыган кыяфәттә иде, әмма идеаль формада булу өчен һәр иртә тырышып шөгыльләнде. Уйлап карагыз: калганнар елына 60 спектакльдә чыгыш ясаганда, Рудольф 200 спектакльдә катнаша иде. Бу искиткеч зур аерма!»     

23 марттан 27 мартка кадәр, Нуриев сезоннары проекты кысаларында, «Мир» кинотеатрында артист турында документаль фильмнар күрсәтеләчәк, проектны оештыручылар, кинорежиссерлар, китап авторлары, Татарстанның иҗат әһелләре белән очрашулар узачак. Шулай ук ​​фестиваль барышында Рудольф Нуриевның киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган фотосурәтләре күргәзмәсе, Нуриев турында китаплар презентациясен күрергә мөмкин.

«Нуриев сезоннары» проекты чараларына керү бушлай.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий