8 июньнән «Мир» кинотеатры ремонтка ябыла

8 июньнән «Мир» кинотеатры ремонтка ябыла. Җитәкчелек кинотеатрда тамашачылар залы үзгәртелүен хәбәр итте - утыргычлар һәм идән келәмнәре алыштырылачак. Шулай ук бинаның түбәсе дә ремонтланачак. Хөкүмәт тарафыннан ремонтка 13 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова: «Ремонт ярты елдан озакка сузылмас, «Мир»ны тиз арада яңадан эшләтеп җибәрербез дип өметләнәм», - дип белдерде.

Россия кинематографиясе үзәге - «Мир» кинотеатры - «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният оешмасының структур бүлекчәсе. Бина узган гасырның 50нче елларында төзелгән. Бүген ул Казанда аерым торучы бинада урнашкан бердәнбер кинотеатр. Анда соңгы реконструкция 2002 елда үткәрелгән.

Шул ук вакытта «Татаркино» «Ачык һавада киноҗәй» акциясе кысаларында фильмнарны прокатка алу һәм күрсәтү эшен дәвам итәчәк. Кабан күле янындагы Зәйни скверының ачык мәйданчыгында кино күрсәтү башланды инде. Әйтик, 12 июнь көнне 19:30 сәгатьтә Россия көненә багышланган бәйрәм чарасы узачак - «Пункт пропуска. Офицерская история» дигән фильм күрсәтеләчәк, шулай ук «Витязь»  кадет корпусы тәрбияләнүчеләре өчен тематик викторина,  иҗади номерлар планлаштырылган.

Яшьләр көне алдыннан, 18 июнь көнне, 20:30 сәгатьтә ТНТ каналы белән берлектә «Детективное агентство Мухича» комедиясен карарга мөмкин.

25 июнь көнне 19:30да Виктор Цойның юбилеена багышланган «Кино һәм музыка» дигән чара - рок-концерт һәм «Игла» фильмын эксклюзив күрсәтү оештырыла.

Киносеанслар расписаниесе һава торышы шартларына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин. Урам кинокүрсәтүләре турындагы яңалыклар һәм актуаль расписание «Татаркино» һәм «Мир» кинотеатры аккаунтларында урнаштырылып бара.

Ачык һавадагы тамашаларда күрешкәнгә кадәр!       
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий