"Бүгенге дин" фестиваленең программасы 2019 нчы елның апрель аенда Казан кинофорумында тәкъдим ителәчәк

XV Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең программасына Кино, дин һәм җәмгыять хакында «Бүгенге дин» Халыкара фестивале һәм «Төрки дөнья» документаль кино Халыкара фестивале фильмнары кертеләчәк. Бу хактагы килешүгә Казан мөселман киносы фестиваленең башкарма җитәкчесе Миләүшә Айтуганованың Италия һәм Төркиягә сәфәрләреннән соң кул куелды. 

XX Кино, дин һәм җәмгыять хакында «Бүгенге дин» Халыкара фестивале 7 нче октябрьдән 11 нче октябрьгә кадәр Италиянең Тренто шәһәрендә узды. Миләүшә Айтуганова, Бангладеш, Израиль, АКШ һәм Италия кино белгечләре белән беррәттән, халыкара кино форумының жюри составында эшләде. 
«Бүгенге дин» кино форумында булып кайтканнан соң, мин тагын бер мәртәбә кино форумнарының бурычлары охшаш булуына инанып кайттым, - дип сөйләде Миләүшә Айтуганова. – Күп кенә кино режиссерлары Казан мөселман киносы фестивалендә катнашу теләкләрен белдерделәр. Миңа калса, бу әле озын һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекнең башы гына, мондый килешүләр барысы да Татарстан кинематография сәнгатен яңа биеклеккә күтәрергә сәләтле». 
XX Халыкара «Бүгенге дин» кино фестиваленең бәйге программасына 28 илдән 62 фильм кертелгән. Форум барышында, башкарма җитәкче Италия гаммәви мәгълүмат чараларына Казан мөселман киносы фестивале эшчәнлеге һәм аның иҗат юнәлешләре хакында бәйнә-бәйнә сөйләп узган. 
Соңрак Казан мөселман киносы фестиваленең башкарма җитәкчесе Истанбул шәһәрендә (Төркия) «Төрки дөнья» кино Ассоциациясенең чираттагы съездында катнашкан. Съезд III «Төрки дөнья» Халыкара документаль кино фестивале барышында оештырылган. Әлеге фестивальнең жюри составына быелгы елдан Татарстан Республикасы кинематография союзы рәисе Илдар Ягәфәров кертелде. Очрашуда катнашучылар «Төрки дөнья» Ассоциациясенең мөһим сорауларын уртага салып сөйләшкәннәр. 
Искәртеп узыйк, 2017 нче һәм 2018 нче елларда Казан мөселман киносы фестивале «Бүгенге дин» (Италия) һәм «Төрки дөнья» (Төркия) фестивальләре һәм аларга охшаш форумнар белән хезмәттәшлек хакында килешүләргә кул куйган иде инде.
Пресс-релиз
17 Октября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий