Балык Бистәсе районында хәрби-ватан кино күрсәтүләре узды

Балык Бистәсе районының кино оешмасы тарафыннан 2019 нчы елның февраль аенда Ленинград блокадасыннна азат ителүгә 75 ел тулу, Сталинградны азат итүгә багышланган Хәтер көне, Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел тулу хөрмәтенә хәрби-ватан кино күрсәтүләре узды.

Тамашачылар игътибарына «Эхо блокадных дней», «Три дня до весны», «Девочка ищет отца», «З/К», «Груз 300» һәм «Простая история» фильмнары күрсәтелде. Балык Бистәсе районының кино оешмасы тарафыннан бу көннәрдә барлыгы 14 сеанс уздырылды, аларның күпчелек өлеше хәйрия күрсәтүләре.

Әлеге кино күрсәтүләре барлык Ватанны саклаучыларга тирән хөрмәт һәм алдагы буыннар кылган батырлыкларга соклану йөзеннән уздырылды.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий