Балык Бистәсе районында Насур Йөрешбаев белән иҗади очрашу узачак

28 нче ноябрь 14.30 сәгатьтә Балык Бистәсе районы мәдәният йортында танылган Татарстан режиссеры Насур Йөрешбаев белән иҗади очрашу узачак.

Кино сөючеләр белән очрашу барышында, иҗат әһеле үзе төшергән «Нигез йорт» һәм «Два узника: Джавит и Walter» фильмнарын тәкъдим итә. Мәдәни чара «Татаркино» оешмасы тарафыннан оештырыла.

«Нигез йорт» фильмы - Йөрешбаевның яшь режиссер Әмир Галиәскәров белән берлектә төшерелгән беренче нәфис кино эше. Төшерүләр вакытында иҗат әһеле Рәсәй һәм Германиянең өлкәннәр йорты яшәүчеләре белән очраша.

«Әлеге кешеләрнең күзләрендә ялгызлык чаткылары урын алган, ул һәркайда да бертөрле,» - дип үз күзәтүләре белән уртаклаша Насур Йөрешбаев. Фильм хәзерге заманның иң борчулы мәсьәләсенә багышлана һәм һәркемне әти-әниләрен, якыннарын өлкәнлек чорында ялгыз калдырмаска өнди. «Нигез йорт» быелгы Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең төп бәйгесендә катнашты.

«Два узника: Джавит и Walter» документаль фильмы сугышның ике каһарманына багышлана: Бөек Ватан сугышы ветераны Җәвит Күҗиевкә һәм алман ветераны Вальтер Ольшевскийга. Ике ел элек төшерелгән фильм хәрби әсирлек темасын үзәккә ала һәм әле күптән түгел генә «уңайсыз», җәмгыятьтә кабул ителмәгән дип табылган мәсьәләне халыкка бөтенләй башка яктан ачып сала. Фильмда дошман әсирлегендә булган ике хәрбинең алдагы гомер юллары ни рәвешле оешуы хәбәр ителә. Һәр күрсәтүләрендә фильм белән кызыксынучылар саны гаять күп.
Очрашу вакыты: 28 нче ноябрь көнне 15:00 сәгатьтә.
Очрашу урыны: Балык Бистәсе районы мәдәният йорты (Ленин урамы, 48 нче йорт).
Сезнең иҗади очрашуда көтеп калабыз!

Пресс-релиз
27 Ноября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий