Бар дөнья Халыкара кино көнен билгеләп үтә

Бүген, 28 нче декабрь, дөньяви җәмгыять Халыкара кино көнен билгеләп үтә. Нәкъ шушы көндә бертуган Люмьерлар кино күрсәткән өчен халыктан акча алу ысулын уйлап чыгаралар. Аларга «Синематограф» аппараты хокуклары тапшырыла. Гәрчә илдә моңа кадәр кинематография сәнгатенә бәйле башка бәйрәм булса да, истәлекле көнне Рәсәйдә дә билгеләп узарга булалар.

Рәсәйдә беренче кино сеанслары 1896 нчы елның маенда «Аквариум» Петербург бакчасында һәм Мәскәүнең «Эрмитаж» опера театрында күрсәтелә. Беренче Рәсәй фильмы премьерасы 1908 нче елның 15 нче октябрендә уза. Тамашачылар режиссер Владимир Ромашковның 7 минутлык «Понизовая вольница» сүзсез сурәтен күрәләр. Ул Стенька Разинның «Из-за острова на стрежень» җырына нигезләнеп төшерелгән була.

Бераз соңрак, 1925 нче елда, беренче урыс төсле лентасы дөнья күрә — Сергей Эйзенштейнның «Броненосец «Потемкин» сурәте.

Нәкъ 1895 нче елның 28 нче декабрендә Парижның Капуцинок бульварында урнашкан кафесында Люмьерлар киң җәмәгатьчелеккә дөньядагы беренче кыска метражлы фильмны тәкъдим итәләр. Фильм «Прибытие поезда на вокзал Ла Сьота» дип атала.

Беренче татар фильмына килсәк, ул дөньяга 1928 нче елның 22 нче февралендә тәкъдим ителә. Ул вакыттагы «Таткино» оешмасы тарафыннан фильм өчен ике сценарийга бәйге игълан ителә. Бәйгедә Әгерҗенең партия эшчесе Габдрахман Шакиров җиңеп чыга. Аның гаризасы буенча, күренекле кино драматургы Натан Зәхри сценарий яза, аны режиссёр Юрий Тарич тормышка ашыра.

Бүгенге көнгә чаклы сакланып килгән «Булат-Батыр» фильмы - «Совкино» һәм «Таткино» оешмаларының беренче уртак куелышы.

Халыкара кино көнен кино сәнгатенә катнашы булганнар гына түгел, ә барлык тамашачылар билгеләп үтә. Ник дигәндә, кино дөньясы - элек-электән кече буеннан алып олы буынга кадәр чын-чынлап якын иткән һәм яраткан күңел ачу төре.

«Татаркино» оешмасы барлык хезмәткәрләрен һәм кинематографиягә катнашы булган барлык кино сәнгатен сөючеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итә һәм иҗади югарылык үрләрен яулауны теләп кала!

Сезне бу көндә «Мир» кинотеатрына чакырабыз, чөнки анда елның һәр көнендә барлык гаилә белән карый һәм соклана торган фильмнар күсәтелә.

Халыкара кино көне белән сезне!

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий