"Без - кырык беренче ел балалары" фильмына кастинг узды

28 гыйнвар көнне «Татаркино» оешмасы базасында танылган татар язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг узды. ⁣⁣Сюжет буенча, вакыйгалар сугыш чорында бара.  “Без — кырык беренче ел балалары” повестенда Бөек Ватан сугышы чорында балаларның педагогия көллиятендә белем алуы тасвирлана. Сугыш елларында укырга килгән гади авыл балалары бик күп авырлыкларга дучар була. Алар алган белемнәренең киләчәктә кирәк булачагын тулаем аңлыйлар, шуңа күрә тырышып укыйлар. М.Мәһдиев повесте бу яктан хәзерге заман яшьләренә яхшы үрнәк булып тора.   

 ⁣⁣Жюрида 3 кеше: “Татаркино” оешмасының генераль директоры Миләүшә Айтуганова, Татарстанның атказанган артисты, К.Тинчурин театры актеры Ирек Хафизов һәм фильмның режиссеры Әмир Галиәскәров иде.⁣⁣⠀
⁣⁣⠀
100дән артык катнашучы үз осталыкларын күрсәтте. Алар арасында танылган артистлар белән беррәттән махсус һөнәри белеме һәм кинода төшү тәҗрибәсе булмаганнар да бар иде. Кастингка килүчеләргә төп шарт итеп татар телендә камил сөйләшү куелды, чөнки фильм татар телендә төшереләчәк.⁣⁣ Төп рольләргә 15-20 яшьтәге егет-кызлар, укытучыларны, студентларның әти-әниләрен, әсир фашистларны һ.б. уйнаячак өлкәннәр сайланды. Кастингта катнашучылар арасында эпизодик рольләргә туры килүчеләр дә бар иде. 

Ирек Хафизов сүзләренчә, кастингка килүчеләрнең татарча сөйләшүе мөһим, ә театрдагыча уйнаулары, киресенчә, мөһим түгел:“Без татар фильмын төшерергә телибез икән, геройларның теле саф һәм чиста булырга тиеш. Кастингка килүчеләрдән “сез кайдан?” дип сорыйбыз, чөнки һәр районның үз диалекты бар. Телдән кала, артистлык осталыгы булуы да мөһим. Тагын бер таләп – биредә театр уйнарга кирәкми. Кино ул, гомумән, икенче сәнгать. Катнашучыларның күбесе сәхнәдә басып торган сыман шигырь сөйли. Безгә андый әйбер кирәк түгел, чөнки кинода ул юк”.

Әлегә рольләргә сайланучыларның төгәл исемлеге билгеле түгел, чиратта - икенче тур. ⁣⁣Әгәр сез фильмны төшерүдә үз өлешегезне кертергә телисез икән, реквизитлар белән ярдәм итә аласыз - бүгенге көндә реквизитлар эзләү дәвам итә. Матбугат очрашуы вакытында Миләүшә Айтуганова: “Без шул еллардагы реквизитларны эзлибез. Костюмнар, киез итекләр, телогрейка, дәфтәр, көндәлек, дәресләк, каләм һәм башка бик күп шул заман әйберләре кирәк. Безгә ярдәм итүчеләр булса, шат булыр идек”, - дип белдерү ясады.

Кино ел дәвамында төшереләчәк. Бүгенге көндә локациясе буенча Арча һәм Саба районнары белән сөйләшүләр алып барыла. Бөек Ватан сугышы чорында педагогика көллиятенең Арча районы Үрнәк авылында урнашкан булуы мәгълүм. Фильмның иҗат төркеме хәбәр итүенчә, кайбер күренешләр Мөхәммәт Мәһдиевның туган авылында, кайберләре аграр көллият базасында төшереләчәк.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий