«Без – кырык беренче ел балалары» нәфис фильмын районнарда күрсәтәчәкләр
3 мартта Баулыдагы «Ватан» кинотеатрында, Лениногорскның мәдәният йортында һәм 4 мартта Яр Чаллының 84 нче лицей-интернатында «Без – кырык беренче ел балалары» нәфис фильмының режиссеры Әмир Галиәскәров белән иҗади очрашулар узачак.
Кинотасма Татарстанның Халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев (1930-1995) әсәренә нигезләнгән. Фильм язучының туган ягы – Арча районы Гөберчәк авылында төшерелгән.
«Без – кырык беренче ел балалары» автобиографик повестенда Бөек Ватан сугышы чорында балаларның педагогия көллиятендә белем алуы тасвирлана. Сугыш елларында укырга килгән гади авыл балалары бик күп авырлыкларга дучар була.