Без сәламәт яшәү рәвеше өчен! Ә сез?

28 нче ноябрьдә «Досуговый центр» үзәгендә «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» дип исемләнгән чара узды. Очрашу йогышлы авыруларга каршы көрәшү көне уңаеннан оештырылган.

Чарада йогышлы авыруларга каршы көрәш турында тулырак Буа үзәк хастаханәсенең клиник лаборатория эшчәнлеге табибәсе Зәхрә Тәшмәтова таныштырды. Табибә йогышлы авыруларның куркынычлыгын һәм аларга каршы көрәшнең зарурлыгын бар нечкәлекләрендә сөйләп узды.

Чараның тәмамлану өлешенә «Татаркино» тәкъдим иткән «Җәза» фильмы күрсәтелде. Фильм язучы Заһид Мәхмүдинең бер исемдәге повестена нигезләнеп төшерелгән. «Җәза» фильмы - режиссер Фәнис Камалның икенче төшерү эше. Лента Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең бәйгедән тыш программасы нигезендә күрсәтелде.

Вакыйгалар үзәгендә Баязитның авыр язмышы һәм аның туры юлдан язган улы Альбертның дөреслектән тайпылуы сурәтләнә. Аларның тәкъдире мондый катлаулылыкларны бабайлары Василның Бөек Ватан сугышы вакытында кылган җинаяте өчен дип кабул итә. Мөселман киносы фестивалендә «Җәза» фильмы фаҗигале үткәннәр һәм фаҗигале бүгенге тарихын сурәтләп, тамашачы тарафыннан уңай кабул ителде

 

Пресс-релиз
29 Ноября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий