Буа районында «Киносреда» дәвам итә

Буа районы ял үзәге «Киносреда» акциясе барышында Буа районы авыллары һәм район үзәге буенча Татарстанның «Капка», «Нигез йорт» һәм «Үксезләр» фильмнарын күрсәтүне дәвам итә.

 

«Нигез йорт» фильмы – Насур Йөрешбаевның яшь режиссер Әмир Галиәскәров белән берлектә төшерелгән беренче нәфис кино эше. Төшерүләр вакытында, иҗат әһеле Рәсәй һәм Германиянең өлкәннәр йорты яшәүчеләре белән очраша. «Әлеге кешеләрнең күзләрендә ялгызлык чаткылары урын алган, ул һәркайда да бертөрле,» - дип үз күзәтүләре белән уртаклаша Насур Йөрешбаев. Фильм хәзерге заманның иң борчулы мәсьәләсенә багышлана һәм һәркемне әти-әниләрен, якыннарын өлкәнлек чорында ялгыз калдырмаска өнди. «Нигез йорт» быелгы Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең төп бәйгесендә катнашты.

«Үксезләр» фильмы хыянәт һәм кырыслык белән очрашып, үз өеннән качкан ятим кыз бала тарихын сурәтли. Кыз эт оясында яши башлый. Аның белән ташланган эт баласы көн күрә... Фильмда ата һәм бала мөнәсәбәтләре, балаларның бүгенге җәмгыятьтә үз урыннарын табу проблемалары актив күтәрелә.

«Капка» фильмының баш каһарманы – Миңнияр. Ул озак еллар Алман илендә яшәп, туган җиренә әйләнеп кайта. Сәяхәт итә торгач, ул очраклы рәвештә бер ташландык авылга килеп чыга. Анда Миңнияр бер әбине очрата. Әби аны моннан күп еллар элек Әфганстаннан әйләнеп кайтмаган үз улы урынына кабул итә. Язмыш Миңнияргә тагын бер көтелмәгән очрашу әзерли.

Күрсәтүләр буенча төп мәгълүматны 3-72-57 номеры аша шалтыратып белешергә мөмкин.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий