Буа районында «Куркынычсызлык дәресе» дәвам итә

Буа районы гимназиясе укучылары өчен 20 нче март 11:00 сәгатьтә «Куркынычсызлык дәресе» профилактик чаралары уздырылды. Куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру һәм мөһим киңәшләрне бирү өчен эзләү-коткару хезмәте вәкилләре чакырылды.

Коткаручылар балаларга үз эшләре хакында сөйләделәр, куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырдылар, куркыныч урыннардан саклануны аңлаттылар, бозда дөрес хәрәкәтләнү, янгын-коткару җайланмалары, сулыш органнары һәм тән саклау җайланмалары, шәхси саклык өчен медицина чаралары белән дөрес эш итү кагыйдәләрен аңлаттылар.

Чара ахырында гимназия укучылары куркынычсызлык темасына багышланган «Чрезвычайные приключения Зины и Кеши» мультфильмын карадылар.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий