Буа ял үзәгендә хәрби чакырылучылар көне

Буа ял үзәгендә гадәткә кергән чара – хәрби чакырылучылар белән очрашу үткәрелде. Чакырылучылар һәм аларның әти-әниләрен Буа муниципаль район башлыгы урынбасары Илдар Ярәмәев һәм Буа, Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин сәламләде. Алар булачак хәрбиләргә Рәсәй Кораллы көчләре сафларында лаеклы хезмәт итүләрен теләп калдылар.

Чара барышында хәрби чакырылучыларны, аларның әти-әниләрен сәнгать осталары үзләренең чыгышлары белән сөендерде.

Чара хәрби темага багышланган «Солдатик» нәфис фильмын караудан башланып китте. Картинада Бөек Ватан сугышының иң яшь каһарманы — алты яшьлек Сережа Алешкинның батырлыклары сурәтләнә.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий