Дакка кино фестивале нәтиҗәләре атна ахырында билгеле булачак

Бу көннәрдә Бангладеш дәүләтендә XVII Дакка Халыкара кино фестивале дәвам итә. Кино җыенының төп өлеше артта калды һәм тиздән фестивальнең халыкара хөкемдарлары көтеп алынган нәтиҗәләрне игълан итәчәк. Алар арасында «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова да бар.

Унынчы гыйнварда «Иң яхшы фильм, иң яхшы тамашачы, иң яхшы җәмгыять» шигаре астында ачылган XVII Халыкара кино фестивале (DIFF) гади күрсәтүләрдән тыш, тамашачылар өчен кызыклы чаралар да әзерләгән иде. 11-12 нче гыйнвар көннәрендә узган Халыкара хатын-кыз кинематография әһелләре очрашуын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Быел ул бишенче мәртәбә оештырылды һәм бу аның аеруча мөһим булуын күрсәтеп торган билге.

Очрашу кино сәнгатендә хатын-кызларның хәлен яхшырту һәм алар җитештергән ленталарның тәҗрибә алмашу һәм халыкара аралашу аша сыйфатын арттыру бурычы белән уздырыла.

Татарстан режиссёры Юлия Захарованың «Хәлимә» фильмы 13 нче гыйнвар, рәсми очрашудан соң күрсәтелгән. Сүз уңаеннан, Татарстан лентасы «Хатын-кыз кинематография әһелләре» бүлегенә теркәлгән.

Миләүшә Айтуганова сүзләренә караганда, фильм тамашачыларда көчле тәэсир уяткан.

«Бангладешта кинематографиягә бик үзенчәлекле мөнәсәбәт, – дип үз кичерешләре белән уртаклашты Миләүшә Айтуганова. – Җирле яшәүчеләр үз милли киноларын бик яраталар. Шаккаттыргыч ярлылыкка карамастан, фильмнар монда бик сыйфатлы».

Кино фестивале хакында тулырак «Татаркино» җитәкчесе DIFF тәмамлангач сөйләячәк.

Халыкара кино фестивале Дакка шәһәрендә 18 нче гыйнварда тәмамлана.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий