Фәнис Җиһанша Европага «тәрәзә ачкан» спектакль турында сөйләде

Бу ялларда «Мир» кинотеатрында «Кино+Театр» проекты кысаларында Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» исемле музыкаль комедиясе тәкъдим ителде.

Тамашачылар белән очрашуга Татарстанның атказанган артисты, театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика бүләге лауреаты Фәнис Җиһанша, Татарстанның атказанган артисты, Д. Сираҗиев исемендәге театраль премия лауреаты Рамил Вәҗиев һәм Миләүшә Шәйхетдинова килгәннәр иде.

Шунысы игътибарга лаек, «Җанкисәккәем» спектакле әлеге артистларның диплом эше буларак иҗат ителгән һәм анда тулы бер группа уйный. Фәнис Җиһанша да, Рамил Вәҗиев тә, Миләүшә Шәйхетдинова да 1995 ел­да Ка­зан мәдәният һәм сән­гать инс­ти­ту­тын тә­мам­ла­п, Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да эш­ли баш­лыйлар.

Фәнис Җиһанша тамашачылар белән аралашканда спектакль турында болай диде: «Әлеге спектакльне 27 ел уйныйбыз, тагын 3 ел уйнасак, сезне 30 еллыгына да чакырачакбыз. «Җанкисәккәем» комедиясе белән 1995 нче елда Германиягә чыктык. Европага нәкъ шушы әсәр «тәрәзә ачты», аннан соң гына Финляндиядә «Әлдермештән Әлмәндәр» күрсәтелде. «Җанкисәккәем»нең язмышы менә шулай шанлы итеп башланды, бүгенгесе дә, киләчәге дә матур булыр дип ышанам».

«Кино+Театр» проекты дәвам итә. 17 апрельдә «Мир» кинотеатры 1976 елда төшерелгән «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә тамашачыларны көтеп кала. «Әлдермештән Әлмәндәр» Камал театры сәхнәсендә 25 елдан артык барды. Ул – Камал театры һәм бөтен татар театры сәнгатенең үзенә күрә визит карточкасына әверелде.

24 апрельдә «Шулай булды шул» спектакле «Кино+Театр» проектының апрель ае тамашалары сериясен йомгаклый. Бу – Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган һәм видео форматында мәңгеләштерелгән тагын бер спектакль.

«Кино+театр» – Камал театры һәм «Татаркино» оештырган республикакүләм акция.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий