Фәрит Мөхәммәтшинны күркәм бәйрәме - 75 яшьлек юбилее белән котлау

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинның күркәм бәйрәме - 75 яшьлек юбилее.

2022-05-20_13-47-00.png

Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы!

Сезне 75 яшьлек күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз! Көчле энергетикагыз, җылы сүзләрегез, hәрвакыт зирәк һәм акыллы чишелешләр таба белүегез, сабыр һәм түзем, вакыты белән – кайнар һәм катгый була алуыгыз, сокланырлык дипломатиягез, гадилегегез, ихласлыгыгыз, халкыбызга хас тырышлыгыгыз һәм тыйнаклыгыгыз безгә һәрчак оптимизм, зур эшләргә алынырга көч һәм илhам өсти.

Хезмәтегез Татарстанда гомер итүче милләтләр язмышы тарихында гаять мөһим урын алып тора. Төрле дин һәм милләт вәкилләренең имин, тату тормышына зур өлеш кертүегез, ил-көн язмышы турында кайгыртып яшәвегез сокландыра.

Сезгә күңел көрлеге, бәхетле гомер, ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, ил агасы булып кадер-хөрмәттә яшәвегезне телибез!

Хөрмәт белән, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе коллективы
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий