«Фестивальное» кафесында киноклубның беренче утырышы уза

6 нчы февраль 19:20 сәгатьтә «Фестивальное» кафесында (Достоевский урамы, 30 нчы йорт) киноклубның беренче утырышы уза. Утырыш барышында «Волчий Яр» («Мулла» фильмын төшерүчеләрдән) яңа Татарстан фильмы тәкъдим ителәчәк.

Күрсәтүдән соң, фильмны тикшерү һәм аның буенча фикер алышу уза. Анда «Волчий Яр» режиссёры Әмир Галиәскәров катнашачак.

«Волчий Яр» фильмы ике бертуган тарихын сурәтли. Җәйге таңда алар велосипед белән табигатькә ял итәргә кузгалалар. Тиешле урыннарына барып җитә алмастан, алар юл кырындагы чокырга төшеп киткән автомобильгә тап булалар...

16+

Чарага керү бушлай.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий