«Фильмнар иҗтимагый проблемаларны ача һәм аларны хәл итү юлларын табарга омтыла»: Казан халыкара мөселман кинофестиваленең конкурс программасында тематик акцентлар билгеләнде

Бу ай башында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс программасы игълан ителде. Сайлап алу комиссиясе әгъзасы Светлана Слапке сүзләренә караганда, фильмнар географик, дини һәм мәдәни төрлелек белән аерыла.

Фестивальнең мәдәниятләр диалогына юнәлтелгән булуын исәпкә алып, комиссия конкурс программасына сәнгать ягыннан кыйммәткә ия һәм сыйфатлы кинематограф таләпләренә җавап бирүче фильмнарны керткән. Быелгы сайлап алуга кинотасмаларның формасы һәм эчтәлеге буенча төрле булуы, шул ук вакытта үзара бәйләнешкә керүләре хас. Гомумән, XVIII Казан кинофестиваленең конкурс программасы фильмнары проект рухына тема ягыннан туры килә һәм гуманизм, толерантлык нигезләрен гамәлгә ашыра.

Әйтик, «Тулы метражлы документаль фильмнар» номинациясендә кинотасмалар, барыннан да элек, кеше турында фикерли һәм дөньяда аның үз урынын эзли. «Шул ук вакытта кешенең халәте төрле күзлектән һәм төрле мөнәсәбәт белән карала», - дип ассызыклады сайлап алу комиссиясе рәисе Нина Кочеляева.

Мәсәлән, Израильнең «Раззук гаиләсенең тату салоны» фильмы Иерусалимда яшәүче коптлар – христианнар гаиләсе, этник азчылык турында. "Иванова Лествица" буыннан-буынга күчә торган Байкал ягының борынгы мәдәнияте турында сөйли. «Яшмаг» кинокартинасы Ирандагы төрекмән диаспорасы һәм традицион җәмгыятьләрдә хатын-кызның хәле турында тулы бер тикшеренү булып тора. Мария Сураеның «Мин Лакит түгел» фильмы Ливанда гражданлыгы булмаган һәм аңа дәгъвалый алмаган яшь егет турында сөйли. Һинд режиссеры Крипал Калитаның «Филләр дуслары» кинотасмасы хайваннарны саклауга багышланган.

Сәнгатькә, төрле сәнгать тәҗрибәләренә һәм процессларына программадагы өч эш багышланган: Бангладеш режиссеры Ашикье Мостафаның «Мөнир, рәссам портреты», Индонезиядән Юда Курниаванның «Тавыш көчәйткече» һәм Татарстан режиссеры Марсель Мәхмүтовның «Габдрахман» фильмнары.

Кино аша тикшеренүләрне берләштерүче тагын бер тема – ул кешенең үлем чигендә торуы. Конкурста бу темага ике фильм — авыр диагнозлы кеше һәм аның авыруга каршы көрәше турында сөйләүче Мисырдан Мәрвә Әл Шаркавиның «Онытылган хыяллар» дигән хезмәте һәм Япониядәге социаль тормышның бер феноменына төрек режиссеры Әнсар Алтайның «Кодокуши» тасмасы аша карашы.

Кыска метражлы документаль киноның конкурс программасында шулай ук бик темалар күптөрлелеге сизелә. Алар арасында берничә картинада яңгырый торган хатын-кызлар проблематикасын аерып алып була. Ул Мөхәммәд Әл Хәмидинең «Рахма» (Мисыр), Рахулла Акбарыйның «Күченеп йөрүче хатын» (Иран), Мөхәммәт Әмин Демиралның «Тормыш» (Төркия) һәм Анна Коряковцеваның «Хуҗабикә Удора» (Россия) фильмнарында чагыла.

Ялгызлык һәм җирдә үз урыныңны эзләү темасы Шакир Халиковның «Язсыз тормыш» (Үзбәкстан) һәм Булат Минкинның «Нарат чишмәсе» (Татарстан) кинокартиналарында чагылыш таба.

«Гомумән алганда, документаль фильмнар кеше дөньясын, аның рухи традицияләрен һәм эзләнүләрен өйрәнә», - дип йомгак ясады Нина Кочеляева. «»

Быелгы «Кыска метражлы нәфис фильм» номинациясенең төп темасы ислам, аның шәригать кануннары һәм халык традицияләре аша мөселманнар тормышына, көнкүрешенә интеграциясе дип билгеләргә мөмкин. «Сайлап алынган фильмнарның яртысы моңа бәйле», - дип билгеләп үтте Светлана Слапке.

Әйтик, «Кабаннар» кинокартинасы (Иран) Иран авылында патриархаль тормыш шартларында шәригать кануннарын куллану һәм аларның алдан белеп булмаслык нәтиҗәләре турында сөйли. «Гүзәл фото» фильмында (Мисыр) яшь кыз һәм мөселман гаиләсе хөрмәтенең үзара бәйләнеше күзәтелә. «Мәхәббәт иртәгә килә» кыска метры (Палестина, Ливан, Франция, Бельгия) күп кенә мөселман илләрендә әле дә гамәлдә булган алдан килешү нигезендә үткәрелүче иртә никахлар турында сөйли, ә Рифат Миндубаевның «Галиябану» дигән татар фильмы шулай ук соңгысы белән аваздаш: анда яшь кызны аның теләгенә каршы кияүгә бирергә тырышалар. «Рух» кинотасмасы (Казахстан, Россия) уйгурларның этник тәңгәллеге һәм рухи традицияләрне саклау, ата-бабаларының дәвамчанлыгы һәм хәтеренә тугрылык темасына багышланган.

«Фәрештәләрнең кече энесе» фильмы (Таҗикстан) бу төркемнән көтелмәгән темасы, үзгә бер төсмере һәм төп рольне башкаручының уены белән аерылып тора.

Светлана Слапке сүзләренә караганда, кыска метражлы нәфис кино конкурсы фильмнары төрле җәмгыятьләрнең рухи кыйммәтләре, социаль һәм дини каршылыклары чагылдырылган көндәлек тормыш мозаикасы булып тора.

Сайлап алу комиссиясе әгъзасы Тимур Шәйхуллин төрле халыкларның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын чагылдыручы фильмнарның мәдәни потенциалын да билгеләп үтте. «Фильмнар җәмгыятьнең социаль проблемаларын ачып кына калмый, күпмедер дәрәҗәдә аларны хәл итү юлларын да табарга омтыла», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, регламент буенча конкурс программасы һәр номинациядә 10 фильмнан тора –тулы һәм кыска метражлы нәфис фильмнар, тулы һәм кыска метражлы документаль фильмнар, шулай ук милли конкурс. Быел дөньяның 44 иленнән барлыгы 625 гариза теркәлгән.

XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестивале 7-11 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме белән партнерлыкта узачак.

Фестивальгә нигез салучылар – ТР Мәдәният министрлыгы, Россия Мөфтиләр шурасы үзәкләштерелгән мөселман дини оешмасы, Казан шәһәре Башкарма комитеты. Фестивальне ТР «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе «РФ Кинематографистлар берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының ТР төбәк бүлеге белән берлектә оештыра.

Фестиваль оештыру дәверендә кинематографистларның дәрәҗәле форумы статусына ия булды, Казанның мәдәни тормышының аерылгысыз атрибуты, мәдәни башкала буларак Казан имиджын ныгытуга ярдәм итүче чарага әйләнде. Казан халыкара мөселман киносы фестивале «Мәдәниятләр диалогы аша аралашу мәдәниятенә» шигаре астында уза.


Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий