Фирдүс Тямаев – автобус йөртүчесе, Элвин Грей – тавыш режиссеры: “Әпипә” фильмы прокатка чыга

12 ноябрьдән киң прокатка «Әпипә» беренче татар мюзиклы чыга. Шул форсаттан "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы узды. Анда "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова, режиссер Илшат Рәхимбай, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова катнаштылар.

Режиссер Илшат Рәхимбайның «Әпипә» татар комедиясенең рәсми премьерасы Казанда 31 августта «Татарстан киносы көннәре» кысаларында узды. Күптән түгел картина шулай ук Санкт-Петербургта һәм Новосибирскида тәкъдим ителде. Тамашачылар татар телендәге музыкаль комедияне җылы кабул итте. "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр иткәнчә, көз башында коммерция кинотеатрлары вәкилләре өчен "Әпипә" фильмының махсус премьера күрсәтүе оештырылган. Премьерадан соң фильмга уңай бәяләмәләр бирелгән, нәтиҗәдә коммерция кинотеатрлары җитәкчеләре картинаны үз мәйданчыкларында да күрсәтергә теләк белдергән. Озак көтелгән премьерны Татарстан, Башкортстан, Симферополь һәм Чиләбе өлкәсе кинотеатрларында карарга мөмкин булачак.

Журналистлар белән очрашу барышында Миләүшә Ләбибовна региональ кино белән федераль кинотеатрлар челтәренә эләгүнең җиңел булмавын ассызыклады: “Без “Мулла” фильмын да прокатка чыгармакчы идек, тик ул чакта: “Фильм 200 миллион сум акча җыя алса, прокатка алабыз”, - дип әйттеләр. «Әпипә» фильмы - тулысынча прокат киносы. Без баштан ук прокатта кызыклы булган фильм чыгаруны күздә тоттык. Хәзер комедияләр, бигрәк тә музыкаль комедияләр бик аз, ә алар бик кирәк. Кешеләрдә социаль депрессия. Мондый фильмнар киләчәккә өмет уята дип уйлыйм”.

Прокатның фильмның чыгымнарын аклавына өмет зур, тамашачыны җәлеп итәрлек мөһим фактор бар – фильмда төшкән танылган татар җырчылары. Мисал өчен, “Әпипә” фильмында Фирдүс Тямаев – автобус йөртүчесе, Элвин Грей – тавыш режиссеры. Режиссер Илшат Рәхимбай: “Мин Фирдүс Тямаевка шаккаттым. Ул нәкъ үз роленә туры килде, оста уйнады. Аның энергетикасы көчле, ә бу артист өчен шулай ук мөһим”, - дип аерып әйтте. Музыкаль комедиядә шулай ук Алинә Шәрипҗанованы, Дилә Нигъмәтуллинаны, «Зө-ләй-лә» кызларын, «Фәридә-Алсу» дуэты кызларын, Алсу Әбелханованы, Гөлшат Имамиеваны күрергә мөмкин. Төп рольләрне Тинчурин театры артистлары Резеда Сәлахова белән Артем Пискунов, Рөстәм Гайзуллин, Зөлфия Вәлиева башкара. Резедә Сәләхова белән Артем Пискунов “Әпипә” фильмы командасына ничек килеп эләгүләрен сөйләделәр:

“Артем белән без бу фильмга очраклы гына килеп эләктек дисәк тә була. Җырчы кызлар һәм Миләүшә Ләбибовна башта фильмда хатын-кызлар гына төшәр, дип уйлашканнар. Сөйләшә торгач, профессиональ артистларның да кирәклеген аңлаганнар. Нәтиҗәдә, кастинг узды һәм безне сайлап алдылар. Кызлар бер-берсен күптән беләләр. Шулай да “Әпипә” “гаиләсе”нә җылы кабул иттеләр”, - диде Резедә Сәләхова.

Фильмда костюмер кыз Резедәнең йөрәген яуларга тырышкан егет ролен уйнаган Артем Пискунов тәүге роленең үзе өчен кадерле булуын әйтте: “Бу минем татар киносында беренче зур ролем. Кинодагы роль театрдагыдан аерыла, кино – бер төшерелә һәм гомергә кала. Монда режиссерны тыңлап, аңлап эшләү мөһим”. Дөрес, аның сүзләрен бүлдереп, режиссер Илшат Рәхимбай Артемның бер “гөнаһ”ын ачып салды: актер аңа әйтмичә генә чәчен кистергән икән. Тамашачылар фильмны караганда әлеге детальгә игътибар да итмәскә мөмкиннәр, тик Рәхимбай: “Чәчем коелып бетә язды”, - дип көлеп куйды.

Мюзикл кинотеатрларда татар телендә русча субтитрлар белән барачак. Хәзерге вакытта картинаны ай дәвамында көн саен күрсәтү күздә тотыла. Әгәр фильм тамашачыларда уңыш казанса, прокат озайтылачак.

 

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий