Ике меңгә якын мәскәүле Татарстан фильмнарын карады

Шушы көннәрдә Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре һәм «Казан мөселман киносы фестивале кайтавазы» тәмамланды. Өч көн эчендә Мәскәүдәге Татарстан вәкаләтле вәкиллеге кушуы буенча «Татаркино» оешмасы тарафыннан әзерләнгән фильмнар программасын ике меңгә якын тамашачы карады.

Башкала тамашачыларына фильмнарны лента авторлары үзләре тәкъдим иттеләр. Татарстан делегациясен Мәскәүдә «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова, Татарстан Республикасы кинематография берләшмәсе җитәкчесе Илдар Ягъфәров, режиссер һәм «Мулла» фильмында баш рольне башкаручы Рамил Фазлыев һәм «Хәлимә»  фильмы режиссёры Юлия Захарова тәшкил иттеләр.

Мондый киң җирлектә Мәскәүдә Татарстан киносы көннәре әле беренче мәртәбә генә уздырылды. Мәскәүлеләр соравы буенча, Казан кино фестивале фильмнары да күрсәтелде. Шунысы игътибарга лаек: Мәскәүдә Татарстан киносы көннәрен уздыру өчен вәкаләтле вәкиллек тарафыннан Йосыповлар нәселенең элеккеге шәхси кинотеатр бинасы сайланган иде.

«Бигрәк тә тулы заллар һәм рәхмәтле Мәскәү тамашачысы сөендерде, – дип үз кичерешләре белән уртаклашты Миләүшә Айтуганова. – Аларга нәкъ Татарстан фильмнары ошады. Мондый бәя кабаттан Татарстан фильмнарының төрледән-төрле проектлар белән дә көндәшлек итә алу сәләтен күрсәтте. Безнең фильмнар рухи азык белән туенган Мәскәү тамашачысын сөендерә алды, бу бик куанычлы».

Татарстан киносы көннәре һәм «Казан мөселман киносы фестивале кайтавазы» Мәскәүдә 30 нчы ноябрьдән 2 нче декабрьгә кадәр дәвам итте.

Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий