Җир йөзендә ягымлы тылсымчылар яшәгән борынгы заманнарда...

Бик күптәннән, әле җир йөзендә ягымлы тылсымчылар, данлыклы баһадирлар һәм ут чәчеп торган аҗдаһалар яшәгән заманнарда ерак патшалыкта гүзәл хан кызы яшәгән... Килешәсездер: барлык сез яраткан әкиятләр шулайрак башланып китә.

Халык арасында шундый бер риваять яши – һәр елны мондый әкият елга бер мәртәбә «Мир» кинотеатрында чынга аша икән. Серчеләр сүзенә ышансаң, әкият һәр елны 2 нче декабрь көнендә сөйләнелә! Риваять башка елларда тылсымлы әкиятләр үзеннән-үзе кабынып, барлык кунакларны сөендергән дип сөйли, ләкин боларның асыл сәбәбе Кыш Бабай һәм Кар Кызы булуы һәркемгә ачык. Узган елда ук алар барлык балаларга чын бәйрәм кәефе бүләк итәргә вәгъдә иткәннәр иде. Бәйрәм ахырында Кыш Бабай балалар аеруча яраткан мультфильмнарны зур экранарга чыгарып, үз нәни дусларына тылсымлы Яңа ел бүләкләре тапшырачак.

Сез моны белеп торырга тиеш: 2 нче декабрь көнне 11:00 сәгатьтә 300 «зурлар тәңкәсенә» зурларыннан кечесенә кадәр Беренче «Мир» Яңа елы шаһитләре булу мөмкинлегенә ия була ала. Онытмагыз, бу сер булып калырга тиеш, шыпырт!..

Чара «Татаркино» мәдәни оешмасы һәм «Ретро FM» радио челтәре ярдәме белән оештырыла.

Бәйрәм тәртибендә: аниматорлар белән төрледән-төрле кызыклы уеннар, шарлар кабарту, сабын көбекләре белән куышлы уен, мульт-уеннар, күптән-күп, чуктан-чук бүләкләр һәм, әлбәттә инде, Яңа ел әйләнәсе. Бәйрәмнең төп өлеше булып яхшылыкка гына өйрәтә торган борынгы совет мультфильмнарын күрсәтү өлеше исәпләнә ала.

Белеп торыгыз: катнашу бәясе – 300 сум, яшь чикләве юк. Рәхим итегез!

Пресс-релиз
23 Ноября 2018
Подпишитесь на рассылку
Получайте последние новости и будьте в курсе
грядущий событий